“Финанслар капиталы, инвестицияләр” проектлы мәйданда Стратегия 2030 тормышка ашыру буенча чаралар планы буенча фикер алыштылар

2015 елның 5 июне, җомга

5 июньдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында “Финанслар капиталы, инвестицияләр” проектлы мәйдан кысаларында Стратегия 2030 тормышка ашыру буенча чаралар планы буенча фикер алышу үтте.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе турында Татарстан Республикасының канун проекты инде Татарстан Республикасының Дәүләт Советында каралды, ул фикер алышуны үтте һәм региональ парламентның профиль комитетларында яхшы дип табылды. Канун 10 июньдә үтәчәк сайланган орган утырышында кабул ителәчәк дип көтелә.
Моның белән бергә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләшүләрне ачканда билгеләгәнчә, бүген стратегия кабул ителгән диярлек һәм бу вакытта стратегик яктан мөһим документның эффектив тормышка ашыруга юнәлгән чаралар планын тормышка ашыруның кирәклеге бар.
Мәйданның модераторы AV Group президенты Алексей Крыловский Стратегия проектының презентациясен тәкъдим итте, анда төрле тәкъдимнәр һәм искәрмәләр чутланды, ә төп күрсәткечләр саннар рәвешендә күрсәтелде. “Татарстан бүген Россия регионнары арасында иң алда баручы регионнарның берсе. Безнең алда Татарстанны дөнья дәрәҗәсендә конкурентлы регион итеп ясарга бурыч тора”, - дип AVGroup башлыгы билгеләде.
Сөйләшү барышында чаралар планы гына түгел, әмма үз Стратегия проектына каралган төрле позицияләр каралды.
Спикерлар һәм белгечләр Татарстанның инвестицияләр өлкәсендә эффектив сәясәтне тормышка ашыру өчен “бер ноктадан координацияләү” кирәк дигән фикергә килделәр. Мәсәлән, шундый фикерне Леонтьев үзәге карамагындагы стратегик планлаштыру буенча Ресурслар үзәге директоры, танылган Мәскәү белгече Борис Жихаревич әйтте. «Татарстан-2030» проектның региональ офис җитәкчесе Владимир Грицких ассызыклаганча, инвестицион эшчәнлек субъектлары арасында “горизонталь элемтәләр” эффективлыгын арттыру һәм ныгытуга юнәлергә кирәк. ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов үз чиратында венчур инвестицияләренә зур игътибар итергә кирәклеген билгеләде. “Яңа проектларны алга таба мавыктыру буенча стратегик инициативалар агентлыгы” вәкиллегенең җитәкчесеРафаэль Зайнутдинов проектлы мәйданның катнашучылар составын киңәйтергә һәм аңа республиканың эшмәкәрлек вәкилләрен күбрәк кертергә дип тәкъдим итте.
Чарада Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Финанслар министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, МИЗ “Алабуга”, ТР Инвестицион-венчур фонды һәм башка дәүләт органнары һәм оешмалары вәкилләре катнаштылар.
Дискуссияне тәмамлаганда проектлы мәйдан эшенең яңа форматының төп бурычы – инвестицияләр һәм финанслар капиталы өлкәсендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар комплексын актуальләштерүен булдыру дип Талия Миңнуллина билгеләде.
“Бүгенге сөйләшү проектлы мәйдан эшенең яңа форматының кирәклеген һәм аның башкаларга кызык булуын күрсәтте. Нәкъ актив катнашу, дәүләт органнары һәм оешмалар, җәмгыять вәкилләренең катнашуы Стратегия 2030 ны эффектив тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк чараларны планлаштырырга мөмкинлек бирә”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
ТР ИҮА җитәкчесе ассызыклаганча, “Финанслар капиталы, инвестицияләр” проектлы мәйдан җыелышлары регуляр рәвештә үтәчәк, киләчәк сөйләшү бу елның июлендә үткәрергә планлаштырыла.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International