Казанда ИХО илләренең яшь эшмәкәрләре Казан форумы һәм “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр” Җәйге яшьләр лагере үтә

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

 2015 елның 11 июнендә Казан “Гранд Отелендә” ИХО илләренең яшь эшмәкәрләре Казан форумы һәм “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр” Җәйге яшьләр лагеренең рәсми ачылуы үтте.
Чарада Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр Владимир Леонов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев, “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” Ислам конференциясе Яшьләр форумы секретариаты җитәкчесе Эльмаддин Мехдиев, «Сэлэт» Татарстан республика яшьләр җзмгыяви фонды Генераль директоры Джавдет Сөләйманов катнашты.
Сәламләү сүзендә Инсаф Галиев чараның мөһимлеген һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән алдагы хезмәттәшлек үсеше өчен зур мөһимлеген билгеләде.
“2015 елның 15-16 июнендә үтәчәк Россия һәм ИХО илләренең VII Халыкара икътисади саммиты KazanSummit ның катнашучылары арасында Җәйге лагерьдә булган 27 илдән яшь эшмәкәрләр һәм яшьләр вәкилләре булуына шат. Саммитның хөрмәтле кунак Ислам үсеш банкының группасы Президенты Әхмәд Мөхәммәд Али Аль Мадани булачак, әмма сез дә – үз илләрегезнең яшь лидерлары шулай ук хөрмәтле кунаклар булып торасыз. Киләчәк - сезнеке! 5-10 елдан соң сез безнең ил һәм Татарстанның ИХО илләре белән хезмәттәшлекнең яңа заманын билгеләчәксез һәм Казанга саммитта катнашу өчен махсус кунаклар булып килерсез!”, - дип Инсаф Галиев үз чыгышында билгеләде.
Җәйге яшьләр лагере “Россия – ислам дөньясы” стратегик күреш группасының эшчәнлек планын тормышка ашыру кысаларында һәм I ИХО илләренең яшь эшмәкәрләре Халыкара Казан форумы 2015 елның 10 нчы июненнән 16 июненә кадәр үтәчәк. Татарстан вәкилләреннән башка лагерьдә 27 илдән 100 яшь лидер катнашачак.
Чара порграммасы яшьләр поректлары һәм аларны поректлы идарә итүнең яңа сыйфатына өйрәнү аша Россия Федерациясе һәм мөселман илләрнең яшьләр потенциалын тормышка ашыру өчен шартларны формалаштыруга юнәлгән. Лагерь эше барышында катнашучылар өчен зур белем алу блогы каралган. Шулай ук яшь лидерлар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларын карачаклар, алар арасында Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм Россия Империясе заманнарының тарихи һәйкәлләре тупланган иске Болгар шәһәре. Форум һәм яшьләр лагере катнашучылары «Изге Болгар жыены» Идел Болгарында Исламны кабул итү еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашачаклар һәм Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашачаклар.
Яшьләр форумында катнашучылар 15-16 июньдә үтәчәк KazanSummit 2015 чараларында катнашачаклар.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Фотографияләр Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International