Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов берничә эш очрашуларын үткәрә. Лидер белән бергә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина очрашуларда катнаша.
Шулай Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Республикасы Вице-президенты Усам аль-Наджафи белән очрашты. Ирак делегациясенә Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциалы күрсәтелде, мәсәлән, “КАМАЗ” заводы һәм Иннополис “акыллы шәһәре”. Вице-президент ассызыклаганча, Татарстан Россиянең иң үсеш алган регионнарның берсе, Гыйрак республика белән хезмәттәшлеккә әзер.
Якын Көнчыгыш иленең хөрмәтле вәкиле белән сөйләшүләрдән соң Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм “Россети” ААҖ идарәсе рәисе Олег Бударин Татарстан Республикасы һәм “Российские сети” ААҖ электр энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте