ПХИФ-2015 та “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт маршруты проектын тормышка ашыру турында килешүгә кул куелды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

 ПХИФ -2015 нең мөһим вакыйгасы “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт маршрутын формалаштыру кысаларында мәгълүмат белән алмашу һәм хезмәттәшлек турында күпъяклы килешүгә кул кую булды.

Документка Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хамитов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, “Россия автомобиль юллары” Дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах, “Проектлы финанслау федераль үзәге” ААҖ Идарә итүче директоры Илья Пономарев кул куйдылар. Церемониядә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Искә төшерик, Татарстан “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт маршрутын булдыруда иң мөһим рольләрнең берсен уйначак. Шулай, республика аша проектның бер өлеше булган “Мәскәү-Казан” Югары тизлекле магистраль үтәчәк.

“Европа-Көнбатыш Кытай” транспорт маршруты кебек дөнья масштабтагы проектларны тормышка ашыруда Татарстанның катнашуы безнең республикага инвесторларны тагын да уңайлы шартлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International