Талия Миңнуллина Рөстәм Миңнехановның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте белән очрашуында катнашты

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасының делегациясенең эшлекле программасы Петербург халыкара икътисади форум-2015 эшенең беренче көне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте белән очрашуы белән тәмамланды. Очрашуда Татарстан делегациясе әгъзасы, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Валиуллин катнашты.

Татарстан лидеры милли-мәдәни эшчәнлек активистлары, эшлекле даирәләр вәкилләре белән милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең икътисад, мәгариф, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште.

Бәйрәм программасы кысаларында РСФСР атказанган артисты, Татарстанның Милли артисты Альберт Асадуллин чыгыш ясады.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International