Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның «ПрайсвотерхаусКуперс» (PricewaterhouseCoopers - PwC) компанияләр группасы идарә итүче партнеры Деннис Нелли белән очрашуда катнашты. Очрашу Петербург икътисади форумы кысаларында үтте.
Рөстәм Миңнеханов һәм Деннис Нелли крауд-фандинг инструменты һәм кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
PricewaterhouseCoopers (PwC) - консалтинг һәм аудит өлкәсендә профессиональ хезмәт күрсәтүче халыкара компанияләр челтәре.
Искә төшерик, Татарстанның зур оешмалары 1995 елдан PwC белән хезмәттәшлек итәләр.
ТР ИҮА компания белән бергә республиканың инвестицион потенциалын алга таба мавыктыру өчен эшләүче инструмент булып торган инвестицион гидны чыгара.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте