KazanSummit 2015 беренче көне: Татарстан Россиянең “Көнчыгыш капкасы”

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

15 июньдә Казанда VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең Халыкара икътисади саммиты KazanSummit 2015 башланды, анда катнашу өчен 45 илдән 746 кеше регистрацияләнде. Халыкара эшлекле форумның төп темасы “Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары” булып торды.

Саммит чараларында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты, аның чакыруы белән халыкара сөйләшү мәйданына Ислам үсеш банкы (ИҮБ) Президенты Әхмәд Мөхәммәд Али аль Мадани килде. Республика лидерының ИҮБ башлыгы белән очрашу “Корстон”да 15 июньнең иртәсендә үтте.

Очрашу барышында ИҮБ президенты KazanSummit ның Россия һәм ИХО илләре арасында мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яхшы мәйдан булуын ассызыклады, чараны оештыру дәрәҗәсен билгеләде. Искә төшерик, Татарстан Республикасының Хөкүмәте чараны оештырды, төп җаваплы орган - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы булып торды. ТР ИҮА җитәкчесе, саммитн7ың Оештыру комитеты рәисенең урынбасары Талия Миңнуллина әлеге очрашуда катнашты, шулай ук башка чараларда да республика лидеры белән булды.

Сөйләшүләрдән соң Али әфәнде һәм Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы махсус күргәзмәне карадылар, анда республиканың инвестицион инфраструктура объектлары һәм иң зур оешмалар тәкъдим ителде. Татарстанның презентациясеннән “Пушкин” залында эшлекле иртәнге аш үтте, анда чит илләр һәм Россия Федерациясе субъектларның эшлекле даирәләре вәкилләре катнаштылар.

Саммитның беренче  көненең төп темасы “Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары” булып торды, аның пленар утырышы “Корстон”ның Бал залында үтте. Хөрмәтле кунаклар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне билгеләде: “KazanSummit 2015 Россиянең ислам дөньясы белән алдагы  инвестицион һәм сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне  ныгытуга, ислам финанслары һәм банк эше өлкәсендә аралашуга ярдәм итәчәк дип ышанам”. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ислам банкингы хәзерге икътисади кризисларга каршы торырга ярдәм итә, булган традицион финанс системаларына эффектив өстәмә булып тора, мөселман финанс системасы элементларын кертү өчен Россия канунчылыгында махсус үзгәрешләр булырга тиеш.

Катнашучылар алдында шулай ук ИҮБ президенты Әхмәд Мөхәммәд Али аль Мадани (Стратегик форум кысаларында ул Россия ислам университетының Хөрмәтле доктор исемен алды), РФ Чит ил эшләре министрлыгының Махсус эшләр буенча илчесе Константин Шувалов, Катар коммерция һәм икътисад министрның урынбасары Султан аль Хатер, IBIA Бизнес һәм инвестицияләр буенча Халыкара ассоциациясе (Египет) рәисе Әхмәд Җәләл Эльдин Ибрахим, Төркия Үзәк банкы советының әгъзасы Неждет Шенсой, Индонезия сәясәтчесе, элек Индонезия парламенты спикерының урынбасары булган Мөхәммәд Анис Матта, ИХО Яшьләр форумының Президенты Эльшад Искандаров (Әзербайҗан) һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Спикерлар чыгышларының лейтмотивы хәзерге икътисади шартларда Россия һәм мөселман дөньясы илләре хезмәттәшлекне активлашу, алар арасында финанслар һәм инвестицияләр өлкәсендә дә хезмәттәшлекне активлашу турында фикер булып торды. Мәсәлән, Катар вәкиле Султан аль Хатер билгеләгәнчә, хәзерге шарларда конкурентлыктан хезмәттәшлекккә күчергә кирәк, констуктив конкурентлыкта бөтенебез дә файда алабыз. Мөхәммәд Анис Матта Россия-Индонезия мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗә – стратегик партнерлыкка күчү көтә, һәм бу икътисади, шулай ук инвестицияләр өлкәсендә контактларны киңәйтүен аңлата дип фикерен белдерде. Стратегик форум ахырында Ислам үсеш банкы һәм ИХО илләренең Яшьләр форумы арасында хезмәттәшлек һәм аралашу турында меморандумга кул куелды.

Мәскәүгә бару алдыннан Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чит ил һәм федераль массакүләм чаралары вәкилләре белән очрашты, чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр һәм ислам финанслары, башка өлкәләргә караган сорауларга җавап бирде. Мәсәлән, авыл хуҗалыгына инвестицияләр турында сорауга җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов азык-төлек куркынычсызлыгы темасының аеруча актуаль булу һәм Татарстанның чит ил инвестицияләрендә кызыксынуын билгеләде. Рөстәм Миңнеханов МИЗ “Алабуга” территориясендә теплица мегакомплексын булдырырга планлаштыручы Mir Holding (Dizayn Grup компаниясе) Төркия проекты турында әйтте. Әлеге проектныны ТР ИҮА алып бара. Ислам банкингы турында сорауга Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиягә ислам банкингын кертү өчен мәйдан булу өчен күп эшләргә, аеруча федераль канунчылыкны үзгәртү юнәлешендә кирәк дип җавап бирде.

Саммитның беренче көнен тәмамлаучы чаралар Ислам икътисады, финанслар һәм банкинг буенча форум, Халыкара сәүдә буенча форум һәм ИХО илләренең Яшь эшмәкәрләр форумының ябылуы булып торды.

Саммит чаралары 16 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International