Татарстан Хөкүмәте утырышы үтте: Россия Президентының “май боерыклары”н тормышка ашыру

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2 июльдә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты утырышы үтте. Утырышның төп темасы – РФ Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 майдан боерыкларын тормышка ашыру. Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, “май боерыклары”нда хакимият органнарының төп эш юнәлешләре чагылдырылган, иң башта – халык өчен мөһим булган мәсьәләләр.

Үз чыгышында зур игътибарны республика лидеры эш җитештерүчәнлегенә һәм эшсезлеккә каршы көрәшкә бирде.

“Технопарклар, махсус зоналар һәм бизнес-инкубаторларны булдыру – барысы да бизнесның ярдәм алу һәм тизрәк эшне башлау мөмкинлеге өчен ясала”, - дип билгеләде. Үз чиратында, бизнес сектор халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсен чишүгә ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада эш җитештерүчәнлеген арттыру буенча эш 2 юнәлеш буенча бара: киләсе йөкләмәне арттыру белән оптимизация һәм “экспансия” (яңа базарларны табу, киләсе эш эффективлыгын арттыру белән җитештерү күләмнәрен арттыру).

Үткән чара нәтиҗәләре турында ТР ИҮА җитәкчесе түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Министрлар Кабинетының утырышында каралган мәсьәләләр буенча актив эшне алып бара. Шулай, ТР ИҮА ның 2015 елга максатлар арасында импорт алмашу продукция җитештерүләрен булдыру, экспортлы товарлар күләмнәрен арттыру, чит ил партнерлары спектрын арттыру бар. Әлеге максатларны булдыру Татарстанлыларның эш табу һәм эш җитештерүчәнлеген арттыру мөмкинлекләрен ныгытуга өлеш кертә”.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International