Россия дөнья инвестицион проектлар буенча лидер булды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе 2014 ел нәтиҗәләре буенча мөмкин булачак инвестицияләр күләме буенча дөньяда беренче булып тора. Моның турында Сәүдә һәм үсеш буенча БМО (рус. ООН) Конференциясе докладында сөйләнә. Игълан ителгән проектлар рейтингын БМО беренче тапкыр булдырыла.
Оешма мәгълүматлары буенча, 10 иң зур дөнья инвестицион проектларның 6сы Россиядә булдырылачак. Мәсәлән, машина төзелеше (3), төзелеш өлкәсе, авыл хуҗалыгы комплексы һәм химия комплексында проектлар турында сүз бара.
Известия” газетасы буенча, БМО аналитиклары инвестицияләрнең бөтен күләмен $5,96 млрд итеп бәяли ($5,62 млрд Кытай инвестицияли).  2014 елда Россиядә белдерелгән инвестицияләрнең бөтен күләме 2013 елга караганда $0,5 миллиардка үскән, яисә $12,4 миллиардтан $12,9 миллиардка кадәр үсте дип газета белдерә.
Мәсәлән, инвестицияләр буенча иң зур проект $3 млрд тәшкил иткән СП China Triumph International Engineering (CTIE, CNBM (Кытай) га керә) һәм "Евроцемент груп" Россия холдингының бердәм машина төзелеше буенча завод проекты булды.
Татарстан Республикасы иң зур инвестицион проектларны актив тормышка ашыра. Мәсәлән, 600 млрд сумнан артыграк Мәскәү-Казан Югары тизлекле магистральне булдыруга инвестицияләнәчәк, ул яңа Ефәк Юлының өлеше булачак.
Белешмә
Сәүдә һәм үсеш буенча БМО Конференциясе – БМО Генераль Ассамблеясының органы. Конференция 1964 елда барлыкка килде. Хәзерге көнгә конференциягә 194 ил керә.
Сәүдә һәм үсеш буенча БМО Конференциясенең төп бурычлары арасында:
·         Халыкара сәүдә үсешенә ярдәм итү;
·         Илләр арасында бертигез, үзара табышлы хезмәттәшлек;
·         Заманча халыкара икътисади мөнәсәбәтләрнең функцияләштерү механизмнары һәм оештыру-хокук шартлары, принциплар, тәкъдимнәрне уйлап табу;
·         Халыкара сәүдәсенә ярдәм итү һәм хуҗалык элемтәләренең икътисади үсеше өлкәсендә БМО системасының башка оешмалары эшләрен координацияләүдә катнашу.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International