ЮТМ Мәскәү-Казан: 80 мең кеше эш табачак, хезмәт хакы 30-50% ка үсәчәк?

2015 елның 10 июле, җомга

“Югары тизлекле магистраль Мәскәү-Казан” проекты аркасында 80 меңнән артык эш урыны барлыкка киләчәк. Моның турында ЮТМга (рус. ВСМ) багышланган белгечләр панелендә сөйләшү барышында билгеле булды. Ул Екатеринбургта “Иннопром-2015” халыкара сәнәгый күргәзмәсе кысаларында 9 июльдә үтте.

“ЮТМ төзелеше вакытында 80 мең эш урыны барлыкка киләчәк, аларның 45 меңе – иярчен өлкәләрдә. Эксплуатацияләү стадиясендә 30 мең эш урыны сакланачак, аларның 15 меңе – иярчен өлкәләрдә”, - дип Россия Транспорт министры урынбасары Алексей Цыденов билгеләде.

“Татарстан масштаблы проектны тормышка ашыруда актив катнаша. Мәсәлән, 18 июньдә Петербург икътисади форумы-2015 кысаларында “Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт маршрутын формалаштыру кысаларында мәгълүмат белән алмашу һәм хезмәттәшлек турында күпъяклы килешүгә кул куелды. Республика яңа Ефәк Юлының – илләр һәм континентлар үсешенең көчле драйверының мөһим өлеше булачак”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

Югары тизлекле магистраль “Мәскәү-Казан” ераклыгы 770 км тәшкил итәчәк, тимер юлы Россия Федерациясенең 7 субъекты аша үтәчәк. 15 тукталыш, алар арасында Владимир, Түбән Новгород, Чабаксар һәм Казанда булачак дип планлаштырыла. Ил башкаласыннан республика башкаласына юлга үткән вакыт 3,5 сәгать тәшкил итәчәк.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International