Татарстан һәм Сбербанк ислам финанслары һәм акча түләнми торган расчет өлкәсендә хезмәттәшлек итәләр

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

14 июльдә Иннополиста ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документ астына Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк (Саклык банкы) Идарә рәисе Герман Греф кул куйдылар. Килешү буенча регионда ислам финанслары өчен өйрәнү һәм тәкъдимнәрне формалаштыру буенча тарафлар аралашуы булачак.

Искә төшерик, Татарстан эзлеклелек белән ислам финанслары һәм банкинг инструментларын кертү белән алга чыга, Казанда һәр ел ИСлам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) илләре һәм Россия Халыкара икътисади саммиты KazanSummit 2015 – Россия һәм мөселман дөньясы илләренең икътисади һәм инвестицион аралашу өчен мәйдан үтә. Саммитны оештыручы Татарстан Хөкүмәтеннән төп орган Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы булып тора.

“Ислам банкингын куллануда без беренче адымнар ясыйбыз. Ислам илләре генә түгел, күп Европа илләре дә шундый механизмнарны кулланалар. Чит ил финанс базарларында билгеле авырлыклар булуын хисапка алып бу яхшы инструмент була. Бергә без – ислам дөньясы белән яхшы контактлар булган безнең республика һәм көчле банк структурасы булган Саклык банкы бөтен ил өчен күп файдалылык китерә алабыз”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Сбербанк башлыгы Герман Греф, үз чиратында, түбәндәге сүзләрне ассызыклады: “Сбербанк ислам финанслау секторының үсеш перспективаларын югары бәяли. Бу юнәлештә хезмәттәшлек Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәчәк”.

Моннан башка "Безналичный Татарстан" килешүенә кул куелды.

“Дөньяның күп илләрендә эшли торган һәм заманча технологияләрне кулланучы Сбербанк белән булдырылган килешүләр Татарстанда мөһим инвестицион эшчәнлек инструментларын үсешенә юнәлгән. Ислам финансларының аерым элементларын кертү финанс базарларына керү буенча ил һәм республика мөмкинлекләрен киңәйтәчәк, ә бу инвесторлар өчен мөһим. "Безналичный Татарстан" акча түләнми торган расчет үсешендә тагын бер адым ясарга мөмкинлек бирәчәк, мәсәлән, "Татарстанда яшәүче карталары"н чыгару буенча проекты, республика шәһәрләрендә “Кәгазь акчасыз шәһәр” концепциясен тормышка ашыру, сәүдә-сервис предприятиеләрендә акчасыз түләү буенча инфраструктура проектларын булдыру каралган”, - дип билгеләде ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина.

 

Белешмә

Сбербанк өлешенә активларның бөтен күләме буенча Россиянең 29,4% бердәм банк активлары туры килә. Банк Россия икътисадының төп кредиторы бөлып тора һәм акча салу базарында иң зур өлеш ала. Аңа халыкның 46,4% акча салулары, 34,7% физик шәхесләргә кредитлар һәм 33,9% юридик шәхесләргә кредитлар туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International