Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәртүләрне кертү” Федераль канунга кул куйды. 2015 елның 13 июленнән Канун №224 2016 елның 1 гыйнвареннән (кайбер өзешләреннән башка) эшли башлаячак. ДХП турында Федераль канун Россиядә беренче тапкыр кабул ителде, бу вакытка кадәр бары тик региональ кануннар эшләде, ә алар күбесенчә кысалы характерында булдылар.
Федераль акт ачкан яңа мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина (Татарстан Республикасыннан ДХП халыкара стандартларын алга таба мавыктыру һәм уйлап табу мәсьәләләре буенча БМО (рус. ООН) Европа икътисади комиссиясендә белгечләр группасы белән аралашуын оештыру өчен җаваплы) сөйли:
"Дәүләт-хосусый партнерлык – “озакка” инвестицияләү диярлек, ул социаль мөһим мәсьәләләрне чишергә юнәлгән. Кагыйдә буенча ДХП кысаларында ил, шәһәр, авыл эшчәнлеген тәэмин итүче объектларга акча кертү алып барыла. Мәсәлән, Россия компаниясе (канун буенча бары тие Россия юридик шәхес ДХПда хосусый партнер була ала) спорт комплексын төзи. Мәсәлән, 15 ел дәвамында әлеге объект дәүләт милегендә тора, ә шул вакыт үтү белән бу комплексны төзегән компания милек иясенә әйләнә. Дәүләт өчен бу табыш китерә, чөнки социаль мөһим объектлар дәүләт акчасына түгел, ә хосусый акчаларына төзелә. “Хосусый милек иясе” үз чиратында, объект белән куллана, табыш ала, ә билгеләнгән вакыттан соң аны үз милегенә ала. Әлбәттә, бу үзара табышлы эш була.
Хәзер, Президент канунга кул куйганнан соң, дәүләт-хосусый һәм муниципаль-хосусый партнерлык үсеше яңа дәрәҗәгә күчә. Монда ил, республика, район һәм авылларның инвестицион үсеше активлаша, яңа социаль мөһим объектлары булдырылачак.
Канун күп мөмкинлекләр бирә, аларны тормышка ашырырга кирәк”.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте