Агентство Bloomberg: Россия является наиболее инвестиционно привлекательной страной БРИКС

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Россия Федерациясе БРИКС илләре арасында инвестицияләү өчен иң уңайлы шартлар булган ил һәм халыкара берләшмә илләре арасында 2015 елда инвесторлар өчен иң табышлы базар булып тора. Моның турында компания сайтында бастырылган Bloomberg агентлыгы мәкаләсендә хәбәр ителә.
Мәкаләдә билгеләгәнчә, декабрь аенда булган “мәхшәрләр”дән соң (нефть бәяләренең, сум курсының төшүе, шуннан соң Россия Федерациясенең Үзәк банкының төп нормаларын күтәрелүе) ситуациясе  шактый үзгәрде, Россия икътисадының хәле яхшырды.
Аналитиклар ассызыклаганча, Россия эмитентларының акцияләренә беркадәр дәрәҗәдә бәя биреп җиткерелмәде һәм киләчәктә сәяси хәтәрләр кимегендә зур табыш китерә алалар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәзерге икътисади шартларда Россия инвестицион тирәлегенең сөйкемлелеген ассызыклады һәм БРИКС кысаларында механизмнар турында шуны әйтте:
“Чит ил инвесторлары белән мөнәсәбәтләрендә яңа позитив сумның курсын алып күтәрде: җир ресурслары, эш көче алырлык булды. Безнең партнерлар шуны аңлый.
Әлбәттә, бүген БРИКС һәм ШХО (рус. ШОС) керүче илләр белән аралашуга зур игътибар бирелә. Бу нык һәм озакка була, әмма бу дөнья инвестицион кырында башка илләр белән хезмәттәшлекне төшереп калдырмый.
Билгеле булганча, июльдә Казанда яшьләр БРИКС үтте, ә ШХО һәм БРИКС саммитны Уфада үтте. Каты һәм систематик эш нәтиҗәсендә икътисади һәм инвестицион өлкәсендә хезмәттәшлекнең көчле механизмы башлап җибәрелде. Мәсәлән, валюта резервларының пулы турында килешү кысаларында БРИКС илләренең үзәк банклары миллиардларны резервга кертәчәкләр, алар арасында капиталның тиз китү очрагында хәтәрләрне минимизацияләү бар. Россия, Һиндстан һәм Бразилия 18 әр млрд доллар кертәчәк, Кытай – 41 млрд доллар, Көньяк Африка – 5 млрд доллар. БРИКС финанс институты – Яңа үсеш банкы эшне башлады.
Шулай яңа механизмнар ярдәмендә зур инвестицион проектлар тормышка ашырылачак, моннан икътисад көчле үсеш импульсын алачак, өстәмә эш урыннары булдырылачак.
Югары тизлекле магистраль Мәскәү-Казан кебек бердәм Россия-Кытай инвестицион проектын билгеләп үтәм, Россия Транспорт министрлыгы билгеләгәнчә, ул, шулай ук Татарстанда 80 мең эш урынын барлыкка китерәчәк”.
 
Белешмә
Bloomberg компаниясенә 1981 елда нигез салынды, финанс базарларының профессиональ катнашучылары өчен финанс мәгълүматын бирүдә иң алда баручыларның берсе булып тора. Компаниянең штаб-квартирасы Нью-Йоркта урнашкан.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International