“Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең №1 павильоны территориясендә авыл хуҗалыгы, тукыма сәнәгате, туризм, рекреация кебек өлкәләрдә эшләүче 50 дән артык зур компанияләр булачак.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында КХР Синьцзян-Уйгур автоном районының Хөкүмәтенең коммерция департаменты рәисенең урынбасары Ницзят Ясень, ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашуы белән күргәзмәгә әзерләнү турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, Кытай һәм Азия илләре эшлекле даирәләре белән актив эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча башкарыла. Бу юнәлеш буенча хезмәттәшлекне активлаштыру кирәклеген ТР Президенты 2015 елның 3 февралендә үткән идарәлекнең коллегиясендә ассызыклады.
Искә төшерик, КХРның районы эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстанга 2015 елда күп тапкыр килделәр, әлеге визитларны ТР ИҮА әзерләде. Шулай, Синьцзян-Уйгур автоном районының коммерция департаменты рәисе Ся Гуантай җитәкләгән делегация июньдә Татарстанга “Ефәк юлы” икътисади поясы концепциясен тормышка ашыруның төрле мөмкинлекләре турында сөйләшү, шулай ук республиканың базарын өйрәнү максаты белән килде. 17 июньдә хөрмәтле кунакларны Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кабул итте.