Стратегия 2030 чаралар планы турында Җәмгыяви советында сөйләштеләр

2015 елның 24 июле, җомга

23 июльдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Җәмгыяви советы утырышы үтте, анда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар планы турында фикер алыштылар.

Искә төшерик, 2015 елның 17 июнендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов №40-ЗРТ “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясен раслау турында” Татарстан Республикасының канунына кул куйды. Стратегия 2030 практик тормышка ашыру өчен чаралар планы булдырылды. “Республика дөнья дәрәҗәсендә инвестицион сөйкемле булып тора. Финанс системасы югары эффектив”, - шулай стратегик максатларның берсе формалашкан.

Үткән утырышта Җәмгыяви совет вәкилләре ТР муниципаль оешмаларның инвестицион гиды (паспорт) булдыру, ТР инвестицион өлкәләрне табу һәм аларны тулыландыру буенча чаралар системасын тормышка ашыру, уңай инвестицион климатны формалаштыруның дөнья һәм региональ тәҗрибәләрне системалы мониторинглау, Татарстанга иң яхшы тәҗрибәләрне кертү буенча чараларны тормышка ашыру, технопарк структураларын үстерү, махсус региональ икътисади зоналарны булдыру, Татарстан Республикасының бердәм инвестицион порталын формалаштыру, алып бару һәм актуальләштерү һәм башка чаралар кебек мәсьәләләрен карадылар.

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, мәсәлән, түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Инвестицион өлкәләрне табу һәм аларны тулыландыру буенча чаралар системасын тормышка ашыру турында сөйләгәндә, “Татарстанның технологик инициативасы” бердәм проекты кысаларында берләшкән 10 инновацион кластеры нигезендә мөмкин булган инвесторларга кызык булачак проектларны булдырырга кирәк”.

 

Белешмә

Стратегиянең төп стратегик максаты Татарстан 2030 – глобаль конкурентлы тотрыклы регион, “Идел-Кама” үсеш полюсы драйверы кебек билгеләнгән. Татарстан – кеше капиталы, институтлар, инфраструктура, икътисад, тышкы интеграция (Россиянең күчәр Евразия регионы) һәм эчке тирәлекнең үзара бәйләнгән үсеше сыйфаты буенча лидер, алда баручы үсеш темплары, халыкара эш бүленешенә югары керүчәнлек белән регион.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International