28 июльдән 30 июльгә кадәр Казанда "Казан ярминкәсе"нең 1 нче павильонында Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автоном районы компанияләренең кургәзмәсе үтә.
Чараның Татарстан hәм СУАР мөнәсәбәтләре үсеше өчен мөhимлеге турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы житәкчесе Талия Миңнулина сөйләде:
"КХРның СУАР экспорт товарларының инвестицион күргәзмәсе -Татарстанның Кытай белән хезмәттәшлегенең тагын бер чоры. 2015 елда СУАР делегацияләре берничә тапкыр Татарстанга килделәр, визитларны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра. Мәсәлән, июньдә СУАР Коммерция департаменты рәисе Ся Гуантай житәкләгән делегация "Ефәк юлы" концепциясең тормышка ашыруның төрле мөмкинлекләре турында сөйләшү, шулай ук республика базарын өйрәнү өчен килде.
Яз көне кытайлылар Казан ярминкәсе белән арендага килешүне булдырдылар. Кургәзмәдә авыл хужалыгы, тукыма сәнәгате, туризм, рекреация өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы компанияләр тэкъдим ителде. КХР эшлекле даирәләре Татарстан базарын алдагы вакытта безнен республикада җитештеруләрне урнаштыру өчен өйрәнәләр.
Икътисади hәм инвестицион өлкәдә хезмэттәшлек киң мәсьәләләр спектры, мәсәлән сәүдә өлкәсендә аралашуны күрсәтә. Бөтен инвесторлар өчен сату базарлары мөhим. Халыкта хәзер кытай товарлары турында дөрес булмаган фикер формалашты. Алар бик арзан hәм яхшы сыйфатлы түгел дип уйлыйлар. Кытай кыйммәт булмаган товарларны ясый дигән фикер дөрес, әмма хәзер дөнья брендлар шулай ук Кытай көчләре ярдәмендә югары сыйфатлы продукцияне чыгаралар.
Бүген Казанда ачылган кургәзмә - Кытай җитештерүчеләре өчен Россиядә яңа сәүдә партнерларын табу мймкинлеге булып тора.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Фоторепортаж: http://www.expokazan.ru/rus/novosti/?id=8820