Россия яңа рейтинг кредит агентлыгын булдыра: дөнья тренды ул

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең Үзәк Банкы яңа кредитлы рейтинг агентлыгын булдыра. Көтелгән функциональләштерү башлау вакыты - 2015 елның дүртенче кварталы.

"Агентлык капиталы инвесторлар (банклар, страховой һәм идарә итүче компанияләр, шулай ук эмитентлар) арасында 5% күләмендә өлешләр бүленеше белән 3 млрд сум тәшкил итәчәк дип планлаштырыла. Акцияләргә алдан язылу 2015 елның август ахырына кадәр үтәчәк"-, дип Россия Банкы матбугат хезмәте белдерә.

 Рейтинг агентларын булдыру дөнья икътисадының эре компанияләре өчен мейнстрим булып тора.  Кытай һәм Индия - ике БРИКС гиганты Dagoong һәм CIBIL (алар безнең икътисадны югары бәялиләр) кебек агентлыкларын уңышлы башлап җибәрделәр. Шуның өчен Россия кебек зур дәүләтнең шундый институтны булдыруы гаҗәп түгел. Бу рейтингларны бирүен тагын да ачыграк ясаячак, мөмкин булган инвесторга нигезләнгән мәгълүмат бирергә ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә инвесторда мәгълүмат чыганагын сайлау мөмкинлеге булачак", - дип Татарстан Хөкүмәте әгъзасы һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтә.

Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев чыгышында катнашучыларның булачак күплеге аркасында (һәрберсе 5% тан күбрәк булмаган капитал алган) рейтинг агентлыгы ангажированностьтә шикләнүләрне төшереп калдырырга, ә капиталның зур размеры рейтингның җаваплылыгы һәм мөһимлеге турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

24 июльдә үткән Үзәк Банкының тематик киңәшмәдә катнашкан белгечләр "кредитлы рейтинг агентлыклары эшчәнлеге шулай ук геосәясәт хәтәрләргә чыдамлы тиеш булган иң мөһим финанс базарының инфраструктура элементларыннан берсе булып тора" дип билгеләделәр. Элек 2015 елның башында кайбер Көнбатыш һәм халыкара агентлыклар Россия рейтингын төшерделәр.

 Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, Россия базарына чит ил һәм Россия инвесторларында авторитет алачак һәм икътисад кызыксынуларына файдалы булачак профессиональ компетенцияләр һәм корпоратив идарә итүнең югары дәрәҗәсе белән көчле кредитлы рейтинг агентлыгы кирәк.

Искә төшерик, 2015 елның 13 июлендә рейтинг эшчәнлеген норматив көйләвен нык үзгәрткән "Россия Федерациясенең Үзәк банкы турында" һәм Россия Федерациясенең канун актларының кайбер дәрәҗәләрен эштән чыккан дип тану" Федераль канунының 76.1 мәкаләсенә үзгәртүләрне кертү турында, Россия Федерациясендә кредитлы рейтинг агентлыклары эшчәнлеге турында" Федераль канун эшли башлады.

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

Фото: rg.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International