Татарстанда Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе компанияләренең бизнес-миссиясе

2015 елның 31 июле, җомга

Бүген 31 июльдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең зур эшмәкәрләр делегациясе белән очрашты. Чара ТР ИҮАның конференция залында үтте. 

Делегация составына туризм, кунакханә бизнесы, логистика кебек өлкәләрендә эшләүче 20 дән артык эшханәләр җитәкчеләре керде. Программада (29 июльдән 2 августка кадәр) эшлекле очрашулар һәм республиканың инновацион һәм инвестицион объектларын карау бар.

 Очрашуда Талия Миңнуллина ТР ИҮА эшчәнлеге, "бер тәрәзә" принцибы буенча инвестицион проектларны алып бару, республиканың инвестицион нишалары һәм инфраструктура объектлары турында җентекләп сөйләде. Еш кына инвестицияләр турында сөйләгәндә, чит илләрдән капитал кертүне күрәләр. Әмма Россия Федерациясенең башка субъектларыннан инвестицияләр безнең өчен мөһим. Шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләре кебек көчле икътисади регионнар белән күпъяклы хезмәттәшлек бөтен Россиянең икътисади потенциалын ныгытуга ярдәм итә", - дип ассызыклады Талия Миңнуллина.

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Валиуллин билгеләгәнчә, әлеге визит танышу визиты булып тора, компанияләр вәкилләре тыгыз бәйләнештә кызыксынган, бердәм проекларда катнашырга һәм регионнар арасында товар әйләнешен үстерергә әзер.

Искә төшерик, ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан вәкиллекләре белән аралашуны активлаштыруның кирәклеге турында 2015 елның февралендә үткән идарәлек коллегиясендә белдерде, шундый эш актив бара.

2015 елның 4-нче кварталында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Петербургта Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясен үткәрәчәк.

 

ТР ТҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International