World Skills 2015 тә Бразилиядә Татарстан тәкъдим ителде

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Бүген дөньяның иң зур шәһәрләренең берсенә Сан Паулу (Бразилия) Россия Федерациясе делегациясе килде.

 

Делегация составында РФ Хөкүмәтенең рәисе урынбасары Ольга Голодец, «Росатом» дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Кириенко, Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, региональ министрлыклар һәм идарәлекләр вәкилләре, алар арасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бар. Визитның төп максаты WorldSkilis  Генераль Ассамблеясы эшендә катнашу булып тора. Казан 2019 елда WorldSkilis Competition профессиональ осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә шәһәрләр-претендеентларның берсе булып тора. WorldSkilis кысаларында чаралардан башка программада берничә объектларны карау бар. Бүген делегация Marino Ferraz – SENAI оешмасының 91 коммерция булмаган мәгариф профессиональ мәктәпләренең берсен карады. SENAI оешмасы илдә киң таралган һәм аның 165 бүлеге бар, аларның 74 мобиль булып тора. Оешманың бер өстенлеге  - SENAI укытучылары реаль икътисад секторыннан булып тора. Marino Ferraz мәктәбе 1943 елдан эшли, анда 242 кеше эшли, йорт мәйданы 12 мең кв. м тәшкил итә, 66 оешма партнеры бар. Мәктәп вәкилләре World Skills 2015 ярышларында катнаша.

Әлеге оешма түбәндәге юнәлешләрдә махсуслаша: -       23 юнәлеш буенча сәнәгый курслар; -       23 юнәлеш буенча техник курслар; -       11 юнәлеш буенча югары белем бирү; -       6 юнәлеш буенча квалификация күтәрү; -       Дистанцион курслар.

 https://pt-br.facebook.com/SenaiMarianoFerraz

Иртәгә 2015 елның 11 августында Сан Паулу шәһәрендә профессиональ осталык буенча 43 нче дөнья чемпионаты башланачак.

Ярышларда 60 ил катнашачак, алар арасында Татарстан Республикасыннан 3 кеше кергән Россия командасы катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International