Азия һәм Европадан 150 компаниядән күбрәк “Кытай-Евразия Экспо 2015” V Халыкара күргәзмәсе презентациясе кысаларында Татарстанның инвестицион, икътисади һәм туристик потенциалы белән таныштылар.
Күргәзмә 12 августтан 16 августка кадәр КМР Синьцзян-Уйгур автоном округының (алда СУАР) Урумчи шәһәрендә үтә һәм Евразия бизнесының хезмәттәшлеге өчен иң төп эшлекле платформаларның берсе булып тора.
Чараның төп темасы: “Бөек Ефәк юлының сәүдә платформасын булдыру. Евразия илләре арасында үзара табышлы сәнәгый хезмәттәшлекне алга таба мавыктыру”. Экспозициянең тулай күргәзмә мәйданы 42 000 кв.м.
Татарстан делегациясенең визиты Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештырды. Делегация составында шулай ук ТР ИҮА вәкилләре, ТР траанспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты, ГУП “РАЦИН”, кайбер муниципаль оешмалар башлыклары бар.
Татарстан приоритет буенча югары технологияле инвестицияләрне җәлеп итә, алар Татарстанлыларның тормышын яхшырту һәм эш җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итә. Татарстанның иң интенсив мөнәсәбәтләре СУАР белән барлыкка килде дип билгеләп үтик.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, Кытай һәм Азиянең башка илләренең эшлекле даирәләре белән актив эш Татарстан Президентының вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча башкарыла. Әлеге юнәлеш буенча хезмәттәшлекне активлаштыру кирәклеге турында ТР Президенты 2015 елның 3 февралендә үткән идарәлекнең коллегиясендә ассызыклады.
Искә төшерик, КМР СУАР эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстанга 2015 елда берничә тапкыр килделәр, әлеге визитларны шулай ук ТР ИҮА әзерләде. Шулай июньдә КМР СУАР Коммерция департаментының рәисе Ся Гуантай җитәкләгән делегация Татарстанга “Ефәк Юлы” икътисади пояс концепциясен тормышка ашыруның төрле мөмкинлекләре буенча сөйләшү, шулай ук республиканың базарын өйрәнү өчен килделәр. 17 июньдә хөрмәтле кунакларны Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
28 июльдән 30 июльгә кадәр казанда “КМР Синьцзян-Уйгур автоном районының экспорт товарлары (инвестицияләр)” күргәзмәсе үтте.