Талия Миңнуллина 2015 елның беренче еллыгының эш нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Коллегиясе утырышында катнашты

2015 елның 14 августы, җомга

13 августта ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина видеоконференция режимында министр һәм Коллегия рәисе Азат Хамаев җитәкләгән “2015 елның беренче еллыгында Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча муниципаль оешмалар Палаталары (Идарәләр, Комитет) һәм  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының эш нәтиҗәләре турында” темасы белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча Палаталары (Идарәләр, Комитет) җитәкчеләре катнашуы белән коллегия утырышында катнашты.

Үз докладында министр урынбасары Фәрит Мусин ТР консолидацияләнгән бюджетына дәүләт һәм муниципаль мөлкәте белән идарә итү һәм кулланудан 3,31 млрд. сум керем килде, бу ел заданиясенең 65% булып тора дип билгеләде.

Талия Миңнуллина Коллегия әгъзасы булып тора һәм Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән инвестицион проектларны тормышка ашыру кысаларында актив аралаша. ТР ИҮА һәм Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы арасында, мәсәлән, “Дәүләт-хосусый партнерлык турында”  федераль кануны кысаларында проектлар буенча концессион килешүләрне тормышка ашыру өчен берничә мөлкәт мәсьәләләре буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International