2014 елдан иң алда баручы үсүче илләрнең формаль булмаган клуб рәвешендә 2008 елда барлыкка килгән БРИКС берләшмәсе дөнья финанс һәм инвестицион агымнарны билгеләүче һәм аларга тәэсир итүче институтларны булдыручы көч үзәгенә әйләнә башлады. Әлеге процесс законлы: илләр дөньяның 25% тан күбрәк җирдә урнашкан, анда планетаның 40% халкы яши, ә Джим О’Нил белгече билгеләгәнчә, Бразилия, Россия, Һиндстан һәм Кытайның икътисади потенциалы 2050 елга дөньяда алда баручылар рәтендә булачак.
2015 елның 30 июлендә валюта резервлары пулы турында килешү эшли башлады. Пул – финанс- икътисади стабильлекне сакларга чакырылган (алар арасында капиталның көчле төшү очрагында хәтәрләрне минимизацияләү) һәм бердәм инвестицион проектларны (аеруча милли валютада) тормышка ашыруга юнәлгән.
Шундый пулларны булдыру дөньяда таралган. Шулай, Европа стабилизацион механизмы мисал булып тора.
БРИКС Үзәк банклары зур күләмдә суммаларны резервга куячаклар. Россия, Һиндстан һәм Бразилия һәрберсе 18 млрд доллар, Кытай – 41 млрд, Көньяк Африка – 5 млрд. доллар кертәчәк.
“Алдагы перспективада шуд илләр-катнашучыларның әлеге инструментка мөрәҗәгать итү өчен нигезләрен күрмибез”, - дип Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Набиуллина ассызыклады.
Бу икътисади хәлнең стабиль булуы, ә Россиягә һәм Татарстанга инвестицияләү өчен хәзер – иң уңай вакыт булуын белдерә.