Искә төшерик, КХР СУАР эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстанга 2015 елда берничә тапкыр килделәр, әлеге визитларны шулай ук ТР ИҮА әзерләде. Шулай июньдә КМР СУАР Коммерция департаментының рәисе Ся Гуантай җитәкләгән делегация Татарстанга “Ефәк Юлы” икътисади пояс концепциясен тормышка ашыруның төрле мөмкинлекләре буенча сөйләшү, шулай ук республиканың базарын өйрәнү өчен килделәр. 17 июньдә хөрмәтле кунакларны Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
28 июльдән 30 июльгә кадәр казанда “КХР Синьцзян-Уйгур автоном районының экспорт товарлары (инвестицияләр)” күргәзмәсе үтте.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте