Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ Директорлар Советы рәисе Татарстан Республикасының Кукмор муниципаль районына эш визиты белән килде.
Талия Миңнуллина районның Башкарма комитеты рәисе Сергей Димитриев белән бергә кайбер эшханәләр эше белән танышты, алар арасында «Кукморский завод металлопосуды» ААҖ, «Кукморский валяльно-войлочный комбинат» ААҖ, «Кукморская швейная фабрика» ААҖ булды. Районда чыгарылган сәнәгый продукциясенең 51% «Кукморский завод Металлопосуды» ААҖ га туры килә, 31% - «Кукморский валяльно-войлочный комбинат» ААҖ ала (шундый күләмдә киез итекләрне чыгаручы Россиянең ике заводларның берсе булып тора).
Муниципаль оешманың Башкарма комитетының рәисе белән очрашуында инвестицияләрне җәлеп итү һәм район оешмаларына партнерларны эзләү һәм Россиядә һәм чит илләрдә продукцияне сатуда ярдәм итү мәсьәләләре каралды.
Сентябрьдә Денизли һәм Кукмор районы арасында ахирәтлек турында килешүгә кул кую көтелә дип билгелик.
“Бу продукция хакы буенча югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка чыдам. Кукмор киез итекләре Россиядә генә түгел, әмма туры килүче климат булган чит илләрдә дә яхшы сатылачак”, - дип киез комбинат карамагындагы магазинда киез итекне сатып алган Талия Миңнуллина ассызыклады.
Район белән аралашу дәвам итәчәк.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте