“Драйлок Технолоджиз” Бельгия компаниясе заводының төзелешен яңадан башлау – инвесторлар өчен уңай сигнал

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Моның турында бүген Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов МИЗ “Алабуга” территориясендә Drylock Technologies заводының яңадан төзелешен башлауның тантаналы церемониясе барышында белдерде.
“Без бергә заводны төзү генә түгел, әмма безнең илдә җитештерәчәк продуктны базарда алга таба мавыктырачакбыз. Шуңа күрә төзелешкә рестарт бирү өчен безнең партнерларыбызга рәхмәт әйтәбез”, - дип Рөстәм Миңнеханов билгеләде.
Drylock Technologies президенты Барт Ван Малдерен үз чиратында түбәндәге сүзләрне ассызыклады: “Мин монда булырга, заводның яңадан төзелешен башлавына шат. Безнең максат – монда дөнья дәрәҗәдәге җитештерүне оештыру. Без Татарстан белән эшкә, яхшы сыйфатлы продукцияне җитештерүгә омтылабыз”.
Проектның икътисади күрсәткечләре турында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде: “Проектка инвестицияләр күләме 40 млн. евро тәшкил итәчәк, аның чыгымы куплану вакыты – 7-10 ел, якынча 350 эш урыны барлыкка киләчәк. 14 җитештерү линиясендә айга 140 млн әйбер продукциясе җитештереләчәк”.
Әлеге проект Россия Федерациясенең субъектларында продукцияне тормышка ашыруга һәм чит илләргә экспортлауга юнәлгән импорт алмашу проекты булып тора дип Талия Миңнуллина ассызыклады.
Завод гигиена әйберләрен җитештерәчәк: абсорблаучы кер, аслыклар, биләүләр һәм урологик чирләр булган кешеләр өчен махсус әйберләр.
Чаралар кысаларында шулай ук компания җитәкчелегенең яңа завод өчен потенциаль чимал китерүчеләр белән киңәшмә үтте.
 
Белешмә
 «Драйлок Технолоджиз» Бельгия компаниясе – Европада гигиена продукциясен җитештерүче иң алда баручыларның берсе. Компания 1979 елдан эшли.
Бүлендек компания МИЗ “Алабуга” резиденты статусын 2013 елның мартында алды. 2013 елның III кварталыннан 2014 елның III кварталына кадәр җир участогын әзерләү буенча эшләр үтте, фундамент эшләре тәмамланды, әмма аннан соң объект төзелеше тукталды – билгеләгәнчә, акча җитмәү аркасында.
Төзелеш 2015 елның 27 августында яңадан башлап җибәрелде.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, шулай ук МИЗ “Алабуга” Матбугат хезмәте материаллары кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International