ТР ИҮА Газпром башлыгы Алексей Миллерга инвесторлар - Татарстанда җитештерүче дөнья брендларның продукциясен тәкъдим итте

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның Иннополис шәһәрендә “Газпром” Идарәсенең рәисе Алексей Миллерга Татарстан территориясендә чит ил инвесторлары җитештерүче продукцияне тәкъдим иттеләр. Чарада Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Презентация Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина инициативасы буенча әзерләнде.

“”Бу Татарстан инвесторлары-җитештерүчеләренә комплекслы булышу, алар арасында продукциясен сату аспектында ярдәм итү максатында эшләнелә”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

Алексей Миллер җитештерүне локализацияләүнең югары потенциалы һәм инновацион булган, шулай ук Евразиянең нефтегаз гигантына кызык булган инвест-кейслар белән танышты. Сүз 3M һәм Dizayn Grup (Дизайн груп, Мир Холдингка керә) турында бара.

Искә төшерик, дөнья брендларының заводлары МИЗ “Алабуга” территориясендә эшли, проектлар “бер тәрәзә” - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы аша тормышка ашырыла.

 

3М: Газпром өчен уникаль капламалар

3M  компаниясенең технологияләре турында Россия 3М топ-менеджеры Петр Коротков сөйләде. Мәсәлән, сүз трасса шартларыда торба үткәргечләрен коррозиядән саклауны тергезү (Scotchkote® 352HT икекомпонентлы саклау капламасы, эш вакыты – 30 ел) һәм   Scotchkote 2306SF эчке тигез капламасы (өстенлекләре арасында – каплау вакытында экологиягә зарар китермәү, эреткечләр парлары булмау, материалларны минималь тоту, материалларны саклау һәм транспортлауга чыгымнарны киметү, җиһазларда экономия, яисә полимеризация мичләрен кулланмау мөмкинлеге бар, эреткечне яндыру өчен җиһазлар кирәк түгел) турында барды.

Яклар Татарстан территориясенә элек импортлаучы әйберләр җитештерүен локализацияләүгә юнәлгән компания тырышлыгының мөһимлеген билгеләделәр.

Бу елның июнендә 3M беренче җитештерү линиясе “Газпром” критерияләренә туры килеп аттестацияне үтте һәм илнең нефть, газ һәм химия комплексы оешмаларына продукцияне китерергә тулысынча әзер дип билгелик. 3М коррозиягә чыдам капламалар “Себер көче” (рус.“Сила Сибири”), “Төркия ташкыны (рус. “Турецкий поток”), “Урта Азия-Кытай” (рус. “Средняя Азия-Китай”) торба үткәргечләре төзелешендә инде кулланыла һәм хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

Искә төшерик, бу елның июнендә Татарстанга визит барышында “3М Россия” Генераль директоры Роберт Николс түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Проектны тормышка ашыру өчен мәйданны сайлауда төп факторлар арасында Татарстан хөкүмәте, аеруча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының ярдәме,МИЗ “Алабуга” җитәкчелеге  күрсәткән ярдәм, шулай ук таможня һәм салым өстенлекләре, үсеш алган инфраструктура булып тора”.

 

Төркия холдингы: универсаль һәм сакланылган торбалар

“Мир холдинг” һәм “Дизайн групп” проекты турында Төркия холдингының Татарстанда пластик торбаларны җитештерүен локализацияләү буенча башлыгы Ибраһим Мирмәхмүтогуллари сөйләде. Алексей Миллер Төркия холдингының югары технологияле продукциясенә кызыксынуын белдерде һәм Татарстан җитештерүчесе белән хезмәттәшлек механизмын эшләп табырга карар итте.

“Заводны ачу бу елда планлаштырыла. Тулай капитализация – 28 млн. доллар. Беренче этапта тулай туры чит ил инвестицияләр күләме 12 млн. доллар тәшкил итәчәк, 88 эш урыны булдырылачак. Чыгымы куплану вакыты – 4-7 ел, ә бу инвестицион проект өчен шактый яхшы күрсәткеч”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

Җитештерүче продукция исемлегендә сүсле композит торбалар керүе планлаштырыла, - “Дизайн RTP”.

Аларда берничә өстенлек бар: кысу вакытында югары чыдамлыгы, югары коррозияле чыдамлык, тигез эчке өстенлек (кертүгә түбән чыгымнар), сыгылмалык. Шул сыйфатлар аркасында композит торбалар универсаль булып тора һәм су, нефть, табигый газ, химик матдәләрне күчерү өчен туры килә һәм техник хезмәт күрсәтүен сорамый диярлек: ремонтсыз функцияләүгә гарантия 50 ел тәшкил итә.

Әлбәттә, шундый югары технологияле продукция мөһим халыкара проектларны тормышка ашыру өчен дә кирәк булачак.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

Фото: Михаил Фролов (ТР Президентының матбугат хезмәте)

 

Белешмә

3М компаниясе – утыздан артык электроника, энергетика, сәламәтлек саклау, куркынычсызлык, сәнәгать өлкәләрендә бизнес-юнәлешләрне берләштерүче халыкара җитештерүче корпорация. Компаниянең сатулар күләме елга 30 млрд. доллар тәшкил итә, барлыгы корпорациядә 70 илдә 88 мең кеше эшли.

3М компаниясенә биш эшмәкәр Ту Харборс шәһәрендә (штат Минессота, АКШ) 1902 елда нигез салды.

Корпорациянең юнәлешләре арасында - телекоммуникацион системалар һәм электротехник әйберләр, фармацевтика һәм сәламәтлек саклау,  сәнәгать өчен материаллар, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен материаллар һәм әйберләр.

Респираторлар һәм коррозиягә каршы капламалар компаниянең стоматологик продукциясе белән бергә Россиянең продуктлар базарында иң кирәк әйберләрнең өчлегенә керәләр.

“Мир Холдинг” (Mir Holding)

2011 елда барлыкка килгән Төркиянең иң зур холдингларның берсе.

Төркия икътисадының югары технологияле спектрын күрсәтә һәм эшнең приоритетлы юнәлешләре арасында энергетика, авыл хуҗалыгы, торбалар җитештерү, транспорт, инжиниринг, медицина булып тора. Монда коммерция структурасының 6% фәнни-тикшеренү эшенә юнәлдерелә, ә бу, компания вәкилләренең сүзләре буенча, иң зур дөнья корпорацияләрнең шул күрсәткеченнән артыграк була.

Шулай ук дөньяның иң ярлы илләрдә ачлык һәм су җитмәү белән көрәшүгә юнәлгән проектлар белән шөгелләнә.

“Дизайн Груп” (“Dizayn grup”) компаниясе 1987 елда сәнәгатьне җылыту һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә проектларны тормышка ашыру максатында барлыкка килде. Аннан соң специальләштерү диверсификацияләнде. Холдингның иң зур компаниясе булып тора.

Ил эчендә һәм чит илләрдә күп уңышлы проектлар булган Dizayn grup Суданны су белән тәэмин итү өчен ЮНЕСКО ның “Су һәм су белән идарә итү” бүләге белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International