27-28 августта Татарстан Республикасында эш визиты белән Коми Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы делегациясе тора. Максат – “бер тәрәзә” режимында инвесторлар белән эш итү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү, инвестицион инфраструктура объектын карау һәм тәҗрибә белән алмашу. Программаны ТР ИҮА әзерләде.
“XXI гасырда Сез инвестицион инфраструктураның объектларын - шәһәрләрне төзисез һәм бу зур мәгъгнә белдерә”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында очрашуда Коми Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Попов ассызыклады. Мәсәлән, сүз Иннополис турында барды. Очрашу кысаларында ТР ИҮА хезмәткәрләре инвесторлар белән аралашу, проектларны алып бару, Татарстан Республикасының яңа Инвестицион порталын булдыру, дәүләт-хосусый партнерлык турында сөйләделәр. Дмитрий Попов шулай ук Төньяк-Көнбатыш Россия регионы өчен Татарстанның инвестицион һәм икътисади тәҗрибәсе зур кызыксыну тудыра дип билгеләде, 2014 елда барлыкка килгән һәм башкарма дәүләт органы булган Коми Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының эшчәнлеге турында сөйләде. Очрашуда идарәләр арасында хезмәттәшлек турында турында килешүне әзерләргә сөйләштеләр. Моннан башка 27 һәм 28 августта Коми ИҮА хезмәткәрләре Татарстанның инвестицион инфраструктура объектларын карадылар. Мәсәлән, делегация Татарстанның Яшел Үзән районындагы М-7 индустриаль паркы эше белән танышты, ул июльдә яңа аккредитация алган Татарстанның инвестицион инфраструктура объекты булды, августта бу рәсми рәвештә теркәлде. Төп профиль полимерларны эшкәртү, машина төзелеше, металл эшкәртү, төзелеш материаллары булып тора. Бүгенге көнгә индустриаль парк 60% күбрәк тулган, резидентларның еллык кереме 1 гектарга 15 мең сум тәшкил итә, ә 2014-2015 елларда мәйдан эшчәнлегеннән салым кереме 29 млн. сум тәшкил итте. Коми ИҮА вәкилләре индустриаль паркның төп резидентлары – полиэтилен торбалар өчен эретеп ябыштыру җиһазларын ясау белән шөгелләнүче “Волжанин” заводы, “MultiDeck” танылган бренд исеме астында агач-полимер композиттан фасад панельләре һәм терраса такталарын җитештерүче “МультиПласт” заводы белән таныштылар. Парк кайбер чит ил компанияләрендә дә кызыксыну тудыра. Объект ТР ИҮА белән якын хезмәттәшлек итә. ТР ИҮА Матбугат хезмәте, фото: ТР ИҮА Матбугат хезмәте, M-7 индустриальн паркының матбугат хезмәте