“Драйлок Технолоджиз” заводының төзелешен яңадан башлау церемониясе

2015 елның 25 августы, сишәмбе

 27 августта «рестарт» - Махсус икътисади зона “Алабуга” территориясендә Drylock Technologies заводының төзелешен яңадан башлау тантаналы церемониясе үтәчәк. Чарада Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Drylock Technologies Президнты Барт Ван Малдерен катнашачак.

“Драйлок Технолоджиз” Бельгия компаниясе  – Европада гигиена продукциясен җитештерүче иң алда баручыларның берсе булып тора. Компания 1979 елдан эшли.
Бүлендек компания МИЗ “Алабуга” резиденты статусын 2013 елның мартында алды. 2013 елның III кварталыннан 2014 елның III кварталына кадәр җир участогын әзерләү буенча эшләр үтте, фундамент эшләре тәмамланды, әмма аннан соң объект төзелеше тукталды – билгеләгәнчә, акча җитмәү аркасында.
“Проектка инвестицияләр күләме 40 млн. евро тәшкил итәчәк, аның чыгымы куплану вакыты – 7-10 ел, якынча 350 эш урыны барлыкка киләчәк. 14 җитештерү линиясендә айга 140 млн әйбер продукциясе җитештереләчәк”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Завод гигиена әйберләрен җитештерәчәк: абсорблаучы кер, аслыклар, биләүләр һәм урологик чирләр булган кешеләр өчен махсус әйберләр.
Чаралар кысаларында шулай ук компания җитәкчелегенең яңа завод өчен потенциаль чимал китерүчеләр белән киңәшмә үтәчәк.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International