Республика Көнендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шейх Хамад бен Ибраһим Аль Халиф (Бәхрәйн Корольлеге) белән очрашты. Очрашу “Казан” халыкара ат спорт комплексының сөйләшүләр залында үтте. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Искә төшерик, шейх Татарстанга җомга көнне, 28 августта килде.
“Бәхрәйн Король гаиләсенең әгъзасы Шейх Хамад бен Ибраһим Аль Халифа Татарстанга эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм безнең республикабызның инвестицион потенциалын өйрәнү максатында килде. Визит программасында – Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән очрашу. Кунакны Татарстан белән визит кысаларында ТР ИҮА таныштыра. Гарәп һәм мөселман дөньяcы илләре белән икътисади хезмәттәшлекне без стратегик юнәлеш рәвешендә карыйбыз”, - дип Талия Миңнуллина белдерде.
Республика Көнендә үткән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Аль Халиф әфәндегә Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде, алдагы хезмәттәшлек, товар әйләнешен үстерү, төрле өлкәләрдә, алар арасында инвестицияләр өлкәсендә дә булган контактларны ныгыту теләген белдерде. Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча “Россия – ислам дөньясы” Стратегик күренеш группасын җитәкләүче Рөстәм Миңнеханов гарәп һәм мөселман дөньяcы илләре белән мөнәсәбәтләрнең стратегик характерын билгеләде.
Алдагы үзара табышлы хезмәттәшлекне ныгытуның мөһимлеген Аль Халифа әфәнде дә ассызыклады.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
(шулай ук ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)
Фото: Михаил Козловский, ТР Президенты Матбугат хезмәте