Талия Миңнуллина Татарстан нефть, газ һәм химия форумында катнаша

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген 2015 елның 2 сентябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексы территориясендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан нефть, газ һәм химия форумы ачылды.

Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаша.

Форумда Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты әгъзасы берничә очрашулар үткәрде, мәсәлән, Гунд Харбин корпорациясе һәм Пластик җитештерү буенча Төркия фонды (PAGEV) вәкилләре белән эш очрашуын уздырды.

Искә төшерик, форум эшендә 200 дән артык оешма һәм компания катнаша, алар арасында Россия регионнарыннан 130 оешма, Татарстаннан 50 дән артык оешма, 9 илдән 16 компания (Кытай, Дания, АКШ, Польша, Чехия, Германия, Австрия, Беларусь, Һиндстан) катнаша. Төрле сәнәгый һәм фәнни даирәләр вәкилләре өчен актуаль булган зур эш программасы каралган.

Форум барышында 3 тематик махсуслаштырылган күргәзмә, 6 фәнни-практик конференция үтәчәк, алар арасында «Нефть, газ. Нефтехимия-2015» Халыкара күргәзмәсе, «Гадәти булмаган углеводород чыганакларын табу һәм эшкәртү үзенчәлекләре» Халыкара фәнни-практик конференциясе һәм « Нефть, газ һәм химия комплексының перспектив үсеш юнәлешләре» бар. Әһәмиятле һәм юл төзелешендә республикада җитештерүче нефтехимия продукциясен куллану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, нефть, газ һәм химия өлкәсе белгечләре катнашуы белән адреслы очрашуларны үткәрергә планлаштырыла.

 

Белешмә

Татарстан нефть, газ һәм химия форумын Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Форумны оештыручылар арасында - Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм ТР Фәннәр академиясе.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте (шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Матбугат хезмәте мәгълүматы кулланылды)

Фото:  Михаил Козловский (ТР Президенты Матбугат хезмәте)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International