Иннополиста беренче балалар бакчасы һәм халыкара мәктәптә дәресләр

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

 1 сентябрьдә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополиста беренче балалар бакчасын ачты.

“Балалар бакчасы, мәктәп һәм университет яңа шәһәрдә иң мөһим оешмалар булып тора. Әлеге оешмалар бөтен таләпләргә туры килә. Кешеләр монда иң яхшы белем алыр өчен максат белән килергә тиеш”, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.

Республика лидеры төзелгән объектның бүлмәләрен карады, балалар өчен дәресләрдә булды.

Белем Көнендә “Иннополис” Университеты базасында халыкара мәктәбендә уку башланды, анда якын вакытта 31 укучы белем алачак. Укыту иң алдагы белем технологияләре буенча барачак, аерым игътибар теле туган булган укытучылар алып барган тел дәресләренә биреләчәк.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе түбәндәге сүзләрне билгели:

“Татарстанның инвестицион сөйкемлелеге, инвестицион инфраструктурасы турында сөйләгәндә, без, әлбәттә, инвестицион проектлар өчен әзер булган мәйданны күз алдында тотабыз – анда бөтен коммуникация, өстенлекләр, логистика һәм башкалар булырга тиеш. Татарстан кешеләрнең уңай яшәү һәм үз үзен күрсәтү өчен инвестицион инфраструктуралы шәһәр-объектлар, махсус икътисади статус булган шәһәрләр төзи”.

Иннополиста социаль мөһим объектлар санын арттыру планлаштырыла дип билгелибез. Мәсәлән, 450 кешегә мәктәп, балалар бакчасы, медицина оешмалары эшли башлачак”.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте (шулай ук ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International