“Иннополис” МИЗ Күзәтү советы резидент статусына дәгъва кылучы компанияләрнең 10 проектларын хуплады

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

 Бүген “Иннополис” махсус икътисади зонасы Күзәтү советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасының Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үтте.

Күзәтү советы әгъзалары “Иннополис” МИЗ резидент статусына дәгъва кылучы компанияләрнең программа тәэминатын уйлап табучы компанияләрнең 10 проектын карадылар. Инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 260 млн. сум тәшкил итә.

Корпоратив заказ бирүчеләр өчен ИТ-чишелешләр һәм сервислар буенча алда баручы Россия тәэмин итүчесе “Ай-Теко” компаниясе “Ай-Теко Новые Технологии” (тат. “Ай-Теко Яңа Технологияләр”) компаниясен оештырды, ул “Иннополис” МИЗда ватан болытлы платформасы һәм виртуаль исәпләү тирәлекләре белән идарә итү чараларын үстерергә планлаштыра.

“ФИКС” ҖЧҖ онлайн сервислар операторларының контент хезмәтләре белән идарә итү буенча платформаны уйлап табу буенча проектны тәкъдим итте, ул партнер программалары өчен бердәм керү ноктасы, түләүле язылуларны куллануның эффективлыгын күпсанлы аналитика буенча инструмент булдырырга мөмкинлек бирә.

“Си Ай Коннект” компаниясенең җитәкчесе проектлар, портфельләр һәм инвестицияләр белән идарә итү буенча программа-аппаратлы комплексны уйлап табу буенча проектны тәкъдим итте.

Резидент булуга кандидат - “УНИТС” ҖЧҖ “Cryptogramm” болытлы сервисын тәкъдим итте. Проект кысаларында “Иннополис” МИЗда, мәгълүматны заманча криптографик саклау чараларын кулланып, болыт хисаплау технологияләрен куллану белән үз программа чишелешләрен уйлап табуын алып барырга планлаштырыла. Компаниянең оештыручысы “Такснет” ЯАҖ булып тора.

Шуннан соң Күзәтү советы әгъзаларына кулланучыларның белем, укый-яза белү һәм мәгарифен үстерүгә юнәлгән төрле темалар буенча интерактив белем веб-сервисын булдыру буенча LeveL90 (“Уровень 90” ҖЧҖ) белем проекты тәкъдим ителде.

“ДомБобра” компаниясенең яшь проектының максаты интернетта бердәм партнерлык программасы белән кушылган кулланучының бәяләү һәм ясалган килешүләр нигезендә кыйммәтне санарга, тәкъдимнәрне эзләргә мөмкинлек бирүче продуктны уйлап табу булып тора.

“Говермедиа Инкорпорейтед” ҖЧҖ кече һәм урта бизнес үсеше өчен платформаны уйлап табу буенча проектын алып бара. Проект эшләп чыгарган продуктлар эшмәкәрлек үсеше проблемасына халыкның катнашуын формалаштыруга юнәлгән.

“Интеллектуальный дизайн” ҖЧҖ “Иннополис” МИЗ территориясендә хосусый һәм корпоратив клиентлар өчен киңәшмәләр һәм очрашулар белән идарә итүгә юнәлгән RAFT сервисын уйлап табуын үткәрергә планлаштыра.

Алдагы проект башкаручыларны эзләү, гариза белән алмашу һәм төзелеш техникасы базарында катнашучыларның коммуникацияләре өчен “СтройкАп” платформасын булдыруны күздә тота.

Иң соңгы программа тәэминатын уйлап табу буенча TATPROJECT проекты презентациясе булды. Программа продукты проектларга һәм оешмаларга тулы функцияле мәгълүмат системасын булдырудан гыйбарәт.

 “Иннополис” МИЗ Күзәтү проекты әгъзалары бөтен проектларны бүген яхшы дип таптылар.

Искә төшерик, бүгенге көнгә Күзәтү советы мәгълүмат технологияләр өлкәсендә эшләүче 15 компаниянең проектын хуплады.

Якын вакытта гаризалар Россия Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгында каралачак, бу “Иннополис” МИЗның резидент статусын алуда соңгы этап булачак.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International