Милли рейтинг агентлыгы (АКРА) 2016 елда эшли башлый

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Милли рейтинг агентлыгы “Аналитик кредит рейтинг агентлыгы” (АКРА) исемен алачак һәм рейтингларны бирү буенча эшне 2016 елның уртасыннан башлачак, капиталда катнашуга гаризаларны 24 компания бирде.

Алар арасында – Сбербанк, “Росгосстрах", "Тринити" ҖЧҖ, Газпромбанк, УК "Лидер", "Открытие холдинг", "Онэксим" группасы, "Трубная металлургическая компания" (ТМК), "ФСК ЕЭС", Россельхозбанк, Ситибанк, "РФПИ Управление инвестициями", "Ренова" компанияләр группасы, Юникредит банк, банк "Санкт-Петербург", "Сафмар пенсии" пенсия администраторы ("Бин" группасына керә), Промсвязьбанк, Росбанк, ВТБ, АФК "Система", "Северсталь Менеджмент", Райффайзенбанк, "Промышленные инвесторы" ААҖ һәм "Московская биржа".

АКРА устав капиталы һәрберсе 1 мең сум номиналы буенча 3 млн акцияләргә бүленәчәк һәм 3 млрд сум тәшкил итәчәк. Белгечләр билгеләгәнчә, булачак күп катнашучылар аркасында (һәрберсе капиталның 5% тан да күбрәк түгел ала) рейтинг агентлыгы ангажированностьтә шикләнүләрдән сакланып кала алачак, ә зур капиталы җаваплылык һәм әһәмиятлелек турында әйтергә мөмкинлек бирәчәк.

АКРА Директорлар Советы 5 әгъзадан торачак дип көтелә, алар арасында дүртесе бәйсез. Совет составына кандидатларны алга чыгару эшләүче Директорлар Советы белән 3 елга бер тапкыр үтәчәк.

Искә төшерик, 2015 елның 13 июленнән N 222-ФЗ “Россия Федерациясендә кредитлы рейтинг агентлыклар эшчәнлеге турында, “Россия Федерациясенең Үзәк Банкы турында” Федераль законының 76[1] мәкаләсенә үзгәртүләрне кертү турында һәм Россия Федерациясенең закон актларының кайбер кагыйдәләренең эшеннән чыгуын тану” Россия Федерациясенең Федераль законы кабул ителде. Ул рейтинг эшчәнлегенең төп мәгънәләре һәм аны Россиядә булдыруның шартлары, агентлыкларны аккредитацияләү тәртибен билгели.

Закон буенча рейтинг агентлыгы теләсә нинди сәяси һәм икътисади тәэсирдән эшчәнлегенең бәйсезлеген, кызыксынулар конфликтын булдырмауны тәэмин итергә тиеш. Монда ул халыкара берләшмәләре һәм чит илләр карары нигезендә милли рейтинг шкаласы буенча бирелгән рейтингларны кире кайтара алмый.

 

ММЧ материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International