Дөнья брендлары “эшлекле иртәнге ашта” сайланган Президент белән Татарстанның инвесторлар клубында җыелачак: ТР ИҮА ачык диалогны башлый

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Дөнья брендлары “эшлекле иртәнге ашта” сайланган Президент белән Татарстанның инвесторлар клубында җыелачак: ТР ИҮА ачык диалогны башлый

 

ТР ИҮА инвесторлар белән ачык диалог башлый

 

15 сентябрьдә Казанда яңа сайланган Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан Республикасының инвесторлар клубының “эшлекле иртәнге ашы” үтәчәк.

Чара “Панорама” ресторанында (Казан, Ривьера, Фатих Әмирхан пр., 1Б) үтәчәк. 11-00 дә башлана.

Инвесторлар клубы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагында киңәшмә органы булып тора.

Утырыш кысаларында Татарстанга инвестицияләгән компанияләрнең топ-менеджерлары формаль булмаган шартта (“эшлекле иртәнге аш”) проектларны тормышка ашыру белән бәйләнгән актуаль мәсьәләләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән фикер алыша алачак.

Әлеге формат республика хөкүмәтенә инвесторлар белән турыдан туры аралашырга һәм алардан мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне билгели: “Агентлык булдырган Инвестор клубының эше инвесторның хөкүмәт белән эффектив турыдан туры аралашу һәм җавап бирү, административ барьерларны табу, актуаль бизнес-мәсьәләләрне чишү өчен ярдәм күрсәтү өчен инструмент булып тора. ТР ИҮА – Татарстанда инвесторлар белән эшләү өчен "бер тәрәзә", ул инвестицион проектны тормышка ашыру буенча бөтен эшләрне алып бара – проектның кирәклеге турында сөйләшүләрдән башлап эшли торган җитештерүләргә ярдәм итүгә кадәр, һәм без инвестор белән туры һәм ачык сөйләшергә тиеш. Булачак чарада чит ил инвесторлары гына түгел, әмма локаль инвесторлар да катнашачак”.

Клуб утырышы кысаларында инвестицион эшчәнлек мәсьәләләре буенча республикада үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк, инвестицияләүдә дөнья, Россия һәм Татарстан трендлары презентациясе, инвесторларны бүләкләү церемониясе үтәчәк.

 

Аккредитация

Аккредитация өчен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы матбугат-хезмәтенә 2015 елның 14 сентябрь 17-00 га кадәр түбәндәге мәгълүмат бирергә кирәк:

ММЧ исеме, журналистның исеме, фамилиясе һәм атасының исеме.

Электрон почта:  iskander.ahmedov@tatar.ru һәм тел. 8(843) 570-40-05 ( контакт өчен шәхес – ТР ИҮА ММЧ белән эш секторының мөдире Искәндәр Әхмәдов).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International