Кувейт делегациясе белән очрашу

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

 Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Премьер-министры вазифаларын башкаручы Ильдар Халиковның Кувейт Дәүләтенең делегациясе белән очрашуында катнашты. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Очрашу кысаларында инвестицияләр, ислам банкингы һәм финанслар, яңа технологияләр һәм IT-сектор кебек өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Ислам фәннәренең Кувейт җәмгыяте (KSIS) Директорлар советы рәисе вазифаларын башкаручы шейх Хамад Ас-Синан билгеләгәнчә, Якын Көнчыгыш иленең эшлекле даирәләр вәкилләре Татарстанга республиканың инвестицион мөмкинлекләрен өйрәнү һәм инвестицион һәм икътисади потенциалы белән танышу өчен килделәр.
Визит программасы кысаларында делегация әгъзалары Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, башка дәүләт органнарда очрашулар үткәрәчәкләр. Республиканың инвестицион инфраструктура объектларын (“Иннополис” МИЗ) караячаклар.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International