Индустриаль парклар ассоциациясе вәкилләре Татарстанга килделәр

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

21-22 сентябрьдә Индустриаль парклар ассоциациясе (ИПА) Татарстан Республикасының инвестицион инфраструктура объектларына танышу турын үткәрде.
Делегация Ассоциация составына керүче 2 объектын карады: “Мастер” КИП һәм “Алабуга” МИЗ.
“Мастер” индустриаль паркында Россия Федерациясенең башка субъектларыннан кунаклар "Хайер Электрикал Эпплаенсис РУС" ҖЧҖ, ИП Харисов, "Хитон-­пласт 2" ҖЧҖ, "ТатПром­Холдинг" ҖЧҖ кебек эшханәләр эше белән таныштылар.
“Алабуга” МИЗда махсус икътисади зонаның презентациясе оештырылды, шулай ук МИЗда булган “Синергия” һәм “А Плюс Парк” индустриаль парклар каралды. Узган елда FDI авторитетлы журнал буенча “Алабуга” индустриаль парклары иң яхшы дип танылды.
Ассоциация вәкилләре өчен, шулай ук, МИЗ мәйданы буенча экскурсия оештырылды, аның барышында кунаклар «КАСТАМОНУ», «ИНТЕРСКОЛ-­Алабуга», «Форд Соллерс Елабуга» заводларын карадылар.
Чараларда Белгород, Ленинград, Свердловск өлкәләре, Мәскәү, Татарстан Республикасы вәкилләре, ИПА аппараты хезмәткәрләре катнашты. Делегация әгъзалары арасында Россиядә беренче сертификат алган индустриаль парк – “Химград” Технополисы вәкилләре -  “Химград” Технополисы идарә итүчесе – “УК “Идея Капитал” Генераль директоры Алексей Грушин һәм “РПМ” ҖЧҖ Директоры Геннадий Филатов булды.
Ассоциация әгъзаларының Татарстан Республикасының Кама икътисади зонасы индустриаль паркларын карау Россия регионнары арасында тәҗрибә белән алмашу, Россия Федерациясенең индустриаль паркларын булдыру һәм үстерү буенча масштаблы программасының дәвамы булып торды.
 
“Химград” технополисы, “Алабуга” МИЗ, ИПА матбугат хезмәтләре материаллары буенча
 
Белешмә
Индустриаль парклар ассоциациясе – Россиянең күп индустриаль парклары һәм сәнәгый төзелеш өлкәсендә хезмәт бирүчеләрне берләштерүче коммерцияле булмаган оешма.
Ассоциация әгъзалары Россия Федерациясенең 43 субъекты территориясендә 65 индустриаль паркының вәкиле булган 100 юридик шәхес булып тора. Индустриаль паркларның идарә итүче компанияләр белән бергә Ассоциациягә региональ үсеш, консультацион, проект ясаучы һәм төзелеш компанияләре керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International