ТР ИҮА командасы мини-футбол турнирында 1/8 финалына чыкты

2015 елның 26 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы командасы Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында үтүче мини-футбол турнирында уңышлар күрсәтә.

Барлык мини-футбол турнирында 27 команда(8 группада) катнаша.

Группа этабындагы уеннар Казанның өч мәйданында – “Олимпиец” СК, “Ватан” УСК һәм “КАИ-Олимп” КСК да үтте.

26 сентябрьдә “Олимпиец” СК да үткән матчлар нәтиҗәләре буенча ТР ИҮА ярышларда 1/8 финалына чыкты.

Үз группаларында командалар-җиңүчеләр  3 октябрьдә плей-офф уеннарын үткәрәчәк, ә полуфинал уеннары, 3 нче урынга матч һәм финал 4 октябрьдә үтәчәк.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International