Бүген “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы үтте.
Беренче мәсьәләне карау нәтиҗәсендә коллегиаль органның рәисе булып яңадан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сайланды.
Корпорациянең Генераль директоры Айрат Назмеев акционер җәмгыятенең эшчәнлеге һәм алдагы эш планы турында доклад белән чыгыш ясады. Бүгенгә ТР Экспорт корпорациясе 30 илдән артык контрагент белән хезмәттәшлек итә, анда Татарстанда җитештерелгән продукция сатыла. Алар арасында вертолетлар, машиналар өчен запас частьләре, нефть чыгару җиһазлары һәм башкалар бар. Корпорация партнерлары арасында Латин Америкасы, Якын Көнчыгыш, Азия, Көнбатыш Европа илләре керә. Алдагы көннәрдә Татарстаннан читтә җитештерелгән продукция ассортиментын киңәйтү, контрагент санын арттыру планлаштырыла.
Директорлар советы әгъзалары хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм югары җитештерүчән эш урыннарын булдыру буенча чаралар турында да сөйләштеләр.
Чара ахырында идарә итү коллегиаль органы медицина, интернет сәүдәсе, мәгариф кебек өлкәләрдә перспектив инвестицион югары технологияле проектлар турында доклад тыңладылар.
Талия Миңнуллина тәкъдиме буенча Директорлар советының отчетлы утырышы 2015 елның декабрендә үтәчәк.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте