Бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында Татарстан Республикасының вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республика вәкиллекләре белән эә итү турында отчет белән чыгыш ясады.
ТР ИҮА җитәкчесе дөнья һәм бөтенроссия инвестицион тенденцияләре, Татарстанның инвестицион хәзерге һәм киләчәге, шулай ук иң актив илләр-инвесторлар турында сөйләде – беренче унлыкка Германия һәм Япония керә. ТР ИҮА җитәкчесе әлеге илләрдә Татарстан вәкиллеген ачу мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте.
“Бүген без фәнни тикшеренүләр һәм технологияләргә, шулай ук сәнәгый җитештерү, авыл хуҗалыгы, информацион технологияләр, төзелеш, туризм, медицина һәм мәгарифкә инвестицияләр көтәбез”, - дип билгеләнде.
“Сорауларның киң спектры буенча безнең вәкиллекләрнең югары җаваплылыгын хисапка алып, инвестицион активлылык файдасына приоритетларны кую мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез”, - дип махсус дәүләт органының башлыгы дәвам итте.
“Күп чаралар һәм сөйләшүләр үткәрергә, күп эшли алабыз, әмма инвестицион мәгънәсендә нәтиҗә – конкрет проектларга чит ил капиталын җәлеп итү булып тора”, - дип ИҮА җитәкчесе ассызыклады, монда ул Төркия Республикасындагы Татарстанның вәкиллеген мисал итеп китерде: “Әлеге вәкиллек белән без бу елда заводларны ачуга кадәр проектны җиткердек”. Мәсәлән, бу пластик торбалар җитештерүе булып тора («Дизайн групп» («Мир Холдинг»).
Моннан башка ТР Хөкүмәт әгъзасы вәкилләрне регуляр рәвештә укыту мөмкинлеген карарга тәкъдим итте, “алар республика турында бөтен заманча мәгълүмат һәм инвесторлар белән аралашу хәйләләрен белергә тиеш”.
Әйтелде-ясалды. Татарстанның һәр вәкиленә ТР ИҮА әзерләгән кәгазь һәм электрон вариантта Татарстанның инвестицион сөйкемлелеге турында презентацион материаллар белән мәгълүмати материаллар бирелде.
“Вәкиллекләрдә урында ук инвесторлар белән эш итүдә бик зур мөмкинлекләр бар. ТР ИҮА моны алып барырга һәм ярдәм итергә әзер”, - дип ИҮА җитәкчесе ассызыклады.
Бүген үк Президент Татарстан Республикасына Дәүләт советына хатында түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Татарстанның тышкы элемтәләрен чит илдәге ватандашлар һәм Россия Федерациясендәге татар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлектән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Бу – безнең конкурентлыктагы өстенлегебез.
Аны республикабыз мәнфәгатьләрендә файдаланырга кирәк... Шуның белән бергә, төзелгән шартнамәләргә таянып, Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлекне активрак үстерергә кирәк”.
Искә төшерик, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тиеш интенсив эшчәнлекне алып бара.
P.S. Киңәшмәдә бер катнашучының телефоны шалтырады. Президент кырыслык белән аңа карады, әмма Татарстан гимнын ишетеп, ачуын рәхимлеккә үзгәртте: “Бу дөрес”.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте