Сочи шәһәрендә Халыкара инвестицион форум: Татарстан бу юлы нәрсә белән гаҗәпләндерәчәк?

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Сочи-2015” Халыкара инвестицион форумы эшли башлый.

Форум чараларында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация катнаша, аның визитын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы әзерләде.
Форум Россия территориясендә инвестпроектларны уңышлы тормышка ашыру өчен кирәк булган бизнес һәм хөкүмәт арасында конструктив диалогны алып бару өчен заманча мәйдан булып тора. Илнең иң төп инвестицион чараларның берсенең эшлекле программасы кысаларында дәүләт вәкилләре, эшмәкәрләр берләшмәсе вәкилләре һәм белгечләрнең ачык дискуссиясе формасында  икътисад үсешенең актуаль мәсьәләләре карала.
Шулай делегация әгъзалары 1-4 октябрьдә үтәчәк “Россия һәм Евроатлантик икътисади партнерлары. Мөнәсәбәтләрнең яңа стадиясен башлап җибәрүнең нинди мөмкинлекләре бар?” панель дискуссиясе, “Үзгәрешләр вакыты. Кризиска каршы чаралар һәм үсеш приоритетлары” пленар утырышы, “Урыннарда инвестицион климат. Уңыш серләре” сәйләшүе, “Регионнарның үсеш стратегиясен ничек эшләтергә?” түгәрәк өстәле, “Акыллы инвестицияләр вакыты. Яңа механизмнар” панель дискуссиясе, Сбербанкның эшлекле иртәнге ашы һәм башка чараларда катнашачак.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Сочидагы Татарстан “өлеше” турында:
- Россия һәм дөнья Татарстанның теләсә нинди өлкәсенә караган һәрвакыт яңа эффектив чишелешләрен күрсәтүенә инде ияләштеләр.
Бу елда республика экспозициясе үзенең масштабы һәм эчтәлеге белән катнашучыларны гаҗәптә калдырачак дип ышанам.
Форумның девизы – “Инвестицияләр – Россия икътисады үсешенең юлы” һәм Татарстан инвестор өчен яңа юл тәкъдим итәчәк: безнең мәйданны караган кунакларга республикага телепортация тәкъдим ителәчәк, аның барышында алар икътисади һәм инвестицион потенциалга яңача карарга мөмкинлек алачак.
Мәсәлән, Worldskills  2019 профессиональ осталык дөнья чемпионатын үткәрү өчен экспоүзәк проектын күрсәтәбез һәм аның турында сөйлибез.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
 
 Белешмә
“Сочи” Халыкара инвестицион форумы – дөнья икътсады үсеше һәм аның төп тенденцияләре мәсьәләләрен чишү, безнеңң илнең инвестицион һәм инновацион киләчәкнең перспективалары турында сөйләшү, шулай ук Россия регионнарының масштаблы инвестицион проектларын презентацияләү өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә барлыкка килгән бизнес һәм хөкүмәт арасында конструктив диалог өчен заманча мәйдан.
Форумда һәр елны чит ил лидерлары, илчеләр, дипломатик миссияләр җитәкчеләре, халыкара корпорацияләр һәм Россиянең иң зур оешмлары башлыклары, белгечләр һәм аналитиклар, шулай ук алда баручы дөнья ММЧ вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International