РФ Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев “Сочи-2015” Халыкара инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасының павильоны белән танышты.
Аның белән бергә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булдылар.
РФ Хөкүмәт рәисе ТР ИҮА җитәкчесе элек игълан иткән “телепортация” аша Татарстанга килде.
Дмитрий Медведев киләчәк Татарстанга виртуаль сәфәр ясады, анда ул Kazan Expo конгресс-күргәзмә үзәге – “WorldSkills Competition-2019” профессиональ осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрү урыны белән танышты. Әлеге үзәкнең ябылган күргәзмә мәйданнарның тулай мәйданы 70 мең кв. метрдан, ә ачык күргәзмә мәйданнарның 108 кв. метрдан күбрәк була ала. Алдагы вакытта Kazan Expo дөнья дәрәҗәдәге башка чараларны үткәрү урыны булып торачак.
Федераль хөкүмәт башлыгы эш профессиясе вәкилләре өчен укыту һәм квалификацияне күтәрү өчен махсус тренажерларны бәяләде, автомеханиклар һәм сваркачылар өчен инновацион механизмнарын кулланып карады. Мәсәлән, Бу аппаратларда Казанда үтәчәк “WorldSkills Competition-2019” профессиональ осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучыларны әзерлиләр.
Моннан башка, Татарстан экспозициясендә «Инвестицион инфраструктура», «Оешмалар», «Инвесторлар», «Электрон Татарстан», «Туризм» тәкъдим ителде.
Дмитрий Медведев экспозиция дәрәҗәсен югары бәяләде һәм Татарстан делегациясенә уңышлар теләде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
(шулай ук ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)