Чәршәмбе, 7 октябрьдә Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында (Сокуры авылы) Benkons Group Әзербайҗан компаниясенең соклар җитештерү буенча завод һәм логистик үзәкне төзү буенча инвестицион проектны тормышка ашыруга багышланган тантаналы церемониясе үтәчәк. Сәгать 10-00 башлана.
Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Проектны тормышка ашыру турында килешү Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия МИңнуллинаның 2014 елның декабрендә Әзербайҗан Республикасына визиты барышында булдырылды. 2015 елның 3 февралендә Агентлык Коллегиясендә проект Татарстан Президентына күрсәтелде һәм компания һәм ТР ИҮА арасында аралашу турында килешүгә кул куелды.
Завод экологик чиста җиләк-җимешләрдән натураль соклар җитештерүендә махсуслашачак.
Татарстанда проектка инвестицияләр күләме 4 млрд. сум тәшкил итәчәк. Минималь проектлы җитештерүчәнлек – елга 53 856 000 литр. Татарстанда брендны локализацияләү нәтиҗәсендә 250 дән артык туры эш урыны барлыкка киләчәк.
Завод һәм логистик үзәк 2017 елның башында эшли башлачак дип планлаштырыла.
Белешмә
“Benkons Group” Әзербайҗанда һәм башка илләрдә төрле өлкәләрдә эшләүче алда баручы компанияләрнең берсе. Группага бүген төрле өлкәләрдә яхшы урыннар алган берничә компания - “Benkons Import”, “Benkons Export”, “Benkons Construction” керә.
“Benkons Import” Әзербайҗанда киң кулланыла торган товарларны сату белән шөгелләнә. 30 дан артык илдә партнерлык килешүләр бар, аларның күбесе дистрибьютер контрактлары булып тора. 2011 елдан компания PepsiCo International ның стратегик партнеры булып тора һәм компаниянең газлы продуктларның Әзербайҗан территориясендә җитештерү һәм сатуга франчайзинг алды. Шул брендлар арасында «Pepsi», «PepsiLight», «Mirinda», «MountainDew», «AcquaMinerale», «Lipton»IceTea бар. “Benkons Construction” төзелеш компаниясе төзелеш секторына аерым урын ала, аның административ, офис, торак, җитештерү йортларын проектлау һәм төзүдә практик тәҗрибәсе бар һәм тулы хезмәт комплексын тәкъдим итә (концепция һһәм техник чишелешләрне уйлап табудан төзелеш эшләрен ясау һәм эшкә кертүгә кадәр). “Benkons Construction”компаниясе шулай ук кара металлдан панельләр һәм металл корылмаларны, витрина суыткычлары һәм супермаркет җиһазларын сата.
“Benkons Export” “Gilan Holding” продукциясенең (джем, компот, кайнатма, тозлы яшелчәләр һәм башка) Европа, Азия һәм Америка илләренә эре экспортеры булып тора.
ТР ИҮА матбугат хезмәте
ММЧ аккредитациясе
Аккредитация өчен 6 октябрьнең 16-00 га кадәр Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәтенә түбәндәге мәгълүмат җибәрергә кирәк: журналистның фамилия, исем, атасының исеме, туу датасы, телефон номеры.
Электрон почта: iskander.ahmedov@tatar.ru яисә тел. 8(843) 570-40-05.
Журналистлар өчен автобус булачак.
7 октябрьдә 8-00 дә китә (Петербург урамы, 50).