Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “АЛАБУГА” Сәнәгый-җитештерү тибындагы Махсус Икътисади Зона” Ачык акционер җәмгыятенең Директорлар Советының әгъзасы булып сайланды.
ТР ИҮА җитәкчесе исеменә килгән 2015 елның 7 октябреннән Директорлар Советының рәсми белдерүендә яңа сыйфаттагы уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерелде.
Талия Миңнуллина ААҖның 34% на ия булган ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы исемменнән куелды. Барлыгы Директорлар Советында 7 әгъза бар.
Искә төшерик, ТР ИҮА инвестицияләрне җәлеп итүче, инвестицион проектларны алып баручы һәм “бер тәрәзә” принципы буенча инвестицион инфраструктура объектлары белән эшләүче дәүләт органы булып тора.
Республикада иң зур инвестицион инфраструктура объекты – “Алабуга” МИЗның төп максаты сәнәгый җитештерү өлкәсендә инвестицион проектларны тормышка ашыруда Россия һәм халыкара компанияләр өчен уңай шартларны булдыру аша Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының икътисад үсешенә ярдәм итүдән гыйбарәт.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте