Сычуань Инвестицион Корпорациясе топ-менеджерлары белән очрашу

2015 елның 11 октябре, якшәмбе

 Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Чэнду шәһәрендә (КХР) 10 октябрьдә үткән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Сычуань Инвестицион Корпорациясе (СИК) җитәкчелеге белән очрашуда катнашты.
“Татарстан – Россиянең иң алда баручы һәм сәнәгый үсеш алган регионнарның берсе. Бу елда безнең республика Россиядә иң яхшы инвестицион климат рейтингында беренче урынны алды”, - дип ТР Президенты ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген төзелеш, авыл хуҗалыгы, логистика, җиһаз, трансформаторлар һәм цемент җитештерү өлкәсендә бердәм Татарстан-Кытай проектларны тормышка ашыру буенча актив эш алып барыла. Мәсәлән, Татарстан белән актив Кытай милли химико- инжиниринг корпорациясе (CNCEC), «Хайер», «Хавтай Моторс» һәм башкалар актив аралаша.
Корпорация вәкилләре Татарстан делегациясен визит өчен рәхмәтләделәр һәм хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуын белдерделәр.
 
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина:
“Татарстан делегациясенең Чэнду шәһәренә визитның бер нәтиҗәсе булып без икътисади үсеш алган Сычуань провинциясе белән эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыттык, шулай ук махсус инвестицион орган - Сычуань Инвестицион Корпорациясе белән мөнәсәбәтләрне ныгыттык. Ул капиталы 880 млн. доллар булган инфраструктур проектларга һәм югары технологияле җитештерүгә инвестицияләүче көчле компания булып тора. Ә бу безнең өчен приоритетлы юнәлеш – аеруча Мәскәү-Казан ЮТМ төзү һәм Татарстанда өченче махсус икътисади зонасын булдыру аркасында”,
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
 
Белешмә
СИК – провинция хөкүмәте дәүләт милеге белән идарә итү вәкаләтләрен биргән орган, төп инфраструктур һәм төзелеш проектларына инвестицияләүче алда баручы компанияләрнең берсе, Сычуань дәүләт милеге белән идарә итү һәм контроль буенча комитетына буйсына.
Эшчәнлек өлкәсе: гидроэлектр һәм термоэлектр энергиясен эшләп чыгару, яңа энергия чыганаклары, чимал өлкәсе, инфраструктур проектлар, төзелеш, тимер юллар, сәнәгать, күчемсез милек, кунакханә бизнесы, эчке һәм тышкы сәүдә  һәм башкалар.
2014 елда компаниянең активлар бәясе – 7 млрд. тан артык доллар, ә операцияләрдән керем – 860 млн. нан артык доллар, кереме – 590 млн. доллар тәшкил итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International