Бүген Харбинда “Россия регионнары көннәре”ндә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Россия, Кытай һәм Азия-Тын океан регионы эшлекле даирәләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион һәм сәүдә-икътисади потенциалы презентациясен үткәрде.
Чара Харбин халыкара сәүдә-икътисади ярминкәсе (Россия-Кытай ЭКСПО 2015) кысаларында үтте.
Шулай ук ТР ИҮА җитәкчесе Россия Федерациясенең Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинны һәм Татарстан Республикасының Президентын Харбин конгресс-күргәзмә үзәге кысаларында тәкъдим ителгән Татарстан павильоны эше белән таныштырды.
Регионара хезмәттәшлекне үстерү – Россия-Кытай стратегик мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен көчле механизмы булып тора дип Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин һәм КХР Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуда билгеләде.
“Без Кытай компанияләренең безнең республиканы Россиядә эшне башлау өчен мәйдан буларак сайлауда кызыксынабыз”, - дип ТР Президенты ассызыклады.
“Эшлекле программа кысаларында Татарстан делегациясе шулай ук Харбинда Кунли Милли паркын карады, “Гунда” корпорациясе җитәкчелеге белән “KAZAN EXPO” күргәзмә үзәге төзелеше проекты турында фикер алыштылар.
Искә төшерик, бүген Агросәнәгать комплексы үсеше буенча Татарстан-Кытай фондын (Татарстан-Кытай агросәнәгать инвестицион фонды) булдыру турында килешүгә кул куелды. ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Jinggong International Group Co. LTD (Кытай) компаниясе Башкарма директоры Лю Хуаньлин әфәнде документ астына имзаларын куйдылар.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина:
“Кытай – гигант. “Монда миллион гектар груша, монда миллион гектар алма” яисә “безнең провинциядә 80 миллион кеше яши” кебек сүзләрне ишеткәндә аның масштабларын аңлыйбыз... Куркынычны күрергә мөмкин, әмма без мөмкинлекне күрәбез, бу кооперация мөмкинлеге.
Чарада катнашкан Россия регионнары губернаторлар санына карап безнең субъектлар Кытай инвестицияләрен көтәләр. “Россия регионнары көннәре” презентациясендә Россия территорияләре үзенең бизнесны алып бару шартларын мактадылар. Бер елдан инде без аларның нәтиҗәлеген белербез.
Кытай өчен бүген илне азык-төлек белән тәэмин итү төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуның өчен авыл хуҗалыгы өлкәсендә проектлар КХР өчен приоритетлы булып тора. Кытайлылар инфраструктур проектларда катнашырга телиләр, алар “озын” акчалардан курыкмыйлар. Безнең өчен дә бу кызык булып тора. Эшләчәкбез”.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте