“Алабуга” махсус икътисади зонасында барллык резидентлар саны 49 га кадәр үсте. Барлык инвестицияләр күләме 154,9 млрд сум тәшкил итте.
Моның турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында 13 сентябрьдә үткән МИЗ Күзәтүче советы утырышында билгеле булды.
Утырышта мөмкин булган резидентларның дүрт проекты һәм булган резидентның инвестицияләрен арттыру каралды. Яңа проектларның гомуми бәясе 12,6 млрд сум тәшкил итә.
“Каматех” ААҖ компаниясенең инвестицион проекты малеин ангидрид – эпоксид сумала җитештерү өчен чимал җитештерү буенча заводны төзүне күз алдында тота. “Каматех” ААҖ компаниясенең оештыручылары “Па-Рус” ҖЧҖ Россия компаниясе һәм Chemieanlagenbau Chemnitz GmbH (CAC) Германия инжиниринг компаниясе булып торалар. “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә сыек формада һәм гранулалар рәвештә малеин ангидридны җитештерүнең планлаштырылган күләме елгаа 40 мең тонн тәшкил итәчәк. Алдагы вакытта проект кысаларында җитештерү күәте елга 60 мең тоннага җитүе карала.
Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 9,958 млрд. сум тәшкил итәчәк. Хезмәткәрләрнең планлаштырылган саны – 157 кешедән артык. Җитештерүне башлап җибәрүнең планлаштырылган вакыты – 2018 елның икенче кварталы.
“Тема республикага гына түгел, әмма бөтен Россия өчен актуаль булып тора. Әлеге проектны тормышка ашырырга кирәк”, - дип Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов мөмкин булган резидентның презентациясенә аңлатма бирде.
“Плентмак” ҖЧҖ проектында тротуар плитәләре, бетон блоклары, елга 10-15 линияләре күәте булган дробильно-сортлау машиналарын җитештерү өчен җиһазларны чыгару карала. Проектка планлаштырылган инвестицияләр күләме 160 млн. сум тәшкил итәчәк. 60 эш урынын булдыру планлаштырыла. Җитештерүне башлап җибәрү вакыты – 2017 ел.
“Машина төзелешле оешма – яхшы юнәлеш, без сезгә ярдәм итәбез”, - дип Рөстәм Миңнеханов “Плентмарк” проектының җитәкчесенә мөрәҗәгать итте.
“Татарстан шампиньоннары” гөмбә компаниясе” ҖЧҖ елга 5600 тонн күәте булган шампиньоннарны җитештерү буенча фабриканы башлап җибәрергә планлаштыра. 144 эш урыны булдырылачак. Җитештерүне башлап җибәрү вакыты – 2017 ел.
"АйДжиЭс Агро" ҖЧҖ компаниясенең инвестицион проекты компостны җитештерү һәм шампиньоннарны үстерү буенча завод төзелешен күз алдында тота. Гөмбәләрне үстерүнең планлаштырылган күләме елга 3600 тонн тәшкил итәчәк. Бүгенге көнгә "АйДжиЭс Агро" ҖЧҖ компаниясенең җитәкчелеге “Сладкая жизнь”, “Магнит”, “Бэхетле” компанияләре белән продукцияне китерү буенча сөйләшүләр үтте. Хехмәткәрләрнең планлаштырылган саны – 165 кеше. Җитештерүне башлап җибәрү вакыты – 2017 ел.
“Россия базары шактый зур, ике компаниягә дә урын җитә. Сезнең проектлар, аеруча финанс ягыннан җентекләп эшләнергә тиеш”, - дип Татарстан президенты ике проектның авторларына мөрәҗәгать итте.
Шулай ук Күзәтүче совет утырышында кече механизация чараларының җитештерүче продукция исемлеген өстәү максаты белән “ИНТЕРСКОЛ” АҖ сәнәгый-җитештерү эшчәнлеген алып бару турында килешүгә үзгәртүләрне кертү каралды. Бу “ИНТЕРСКОЛ-Алабуга” заводында электр инструментлардан башка эретеп ябыштыру аппаратлары, компрессорларны чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Проектка инвестицияләр күләмен арттыру 500 млн. сум тәшкил итәчәк. Эш урыннарын 200 кешегә арттырырга планлаштырыла.
“Без резидентның үз җитештерүен киңәйтү ниятенә бик шат”, - дип Рөстәм Миңнеханов белдерде.
ТР Президенты материаллары буенча