WAIPA һәм ТР ИҮА Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе эш планын формалаштылар

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Бүген Стамбулда (Төркия) Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина WAIPA Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу нәтиҗәсендә ТР ИҮА җитәкчесе һәм WAIPA
топ-менеджерлары елга бердәм эш планын формалаштылар.
ТР инвестицион үсеш агентлыгы WAIPA ның актив катнашучысы буларак 2016 елда Татарстанда берничә чара үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге чаралар Татарстанның дөньяда танылуын һәм сөйкемлелеген яңа дәрәҗәгә күтәрер дип ышанам”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Монда ТР ИҮА җитәкчесе Бөтендөнья ассоциациясе 130 илдән артык 170 әгъзаны (инвестицион агентлык) берләштерә, алар арасында 35 мөселман иле бар дип ассызыклады.
Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (World Association of Investment Promotion Agencies – WAIPA) 1995 елда Женева шәһәрендә хезмәттәшлекне үстерү һәм контактларны ныгыту, инвестицион агентлыклар арасында туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өлкәсендә тәҗрибә һәм мәгълүмат белән алмашу өчен барлыкка килгән хөкүмәткә кермәгән оешма.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International