“Инвесторның юл күрсәткече”: ТР ИҮА һәм PwC корпорациясе дөньяның эшлекле берләшмәсенә инвест-гид әзерләде

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

PwC (PricewaterhouseCoopers - PwC) Халыкара корпорациясе һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР Икътисад министрлыгы белән бергә) “инвестор гиды” өстендә эшен уңыш белән тәмамладылар.
“Инвесторның юл күрсәткече. Татарстан Республикасы” – комплекслы презентацион продукт булып тора. Ул мөмкин булган инвесторларга һәм дөньяның эшлекле берләшмәсенә Татарстан Республикасының икътисади потенциалы белән танышырга һәм республикада инвестицияләргә иң яхшы вакыт – хәзер булуында ышанырга мөмкинлек бирә.
Инвесторның юл күрсәткече Татарстан турында гомуми мәгълүмат белән бергә махсус бизнес мәгълүмат - инвестицион инфраструктура объектлары (“Иннополис” МИЗ, “Алабуга” МИЗ һәм башкалар), кеше капиталы, салым салуның төп аспектлары, транспорт инфраструктурасы (шулай ук “Европа-Көнбатыш Кытай” коридоры), Стратегия 2030 нигезендә капитал кертү өчен перспектив өлкәләр, сату базары, дөнья масштабтагы вакыйгалар, ТР ИҮАның “бер тәрәзә” принцибы буенча инвестор белән эш итү һәм башкалар буенча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Презентацион продукт 60 бит актуаль эшлекле мәгълүматтан тора, 2 версиядә – рус һәм инглиз телендә чыкты.
Эшлекле белешмәлекне Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләре ача:
Ford Sollers, Air Liquide, Rockwool, Marriott, Sisecam, Hayat Group,Daimler,  Fujitsu, Kastamonu, Haier, Wienerberger, 3M һәм башка танылган дөнья брендлары Татарстанны үз эшчәнлеге өчен сайладылар... Хокук гарантияләре, социаль-икътисади һәм сәяси стабильлек, инвестицион кейсларны алып бару буенча эшләнелгән механизм компанияләрнең эшчәнлеге өчен максималь уңайлы шартлар белән тәэмин итә”, - дип билгеләнә.
Дөнья инвесторларына мөрәҗәгатендә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне ассызыклый: “Татарстан Россия, Евразия икътисади берләшмәсе һәм БДБ илләренең киң сатып алучылар базасына юл ача. Россиянең 15 иң зур шәһәрләрдән 10сы бездән 1000 км дан да ерак түгел, моның аркасында сез безнең илебезнең ярты халкына диярлек үзегезнең товарлар һәм хезмәтегезне тәкъдим итә аласыз. Безнең эштә иң мөһим – партнерлык мөнәсәбәтләр, озак вакытлы һәм ышанычлы. Татарстан белән хезмәттәшлек итергә табышлы һәм күңелле. Сезне моңарда ышанырга чакырабыз.  Invest in Tatarstan!”
“Татарстан Республикасы башка регионнардан үзенең квалификацияле эш көче, бай табигый ресурслар һәм мөһим транспорт артерияләре кисешендә урнашу белән аерыла. Без регионда 20 дән артык ел эшлибез, 2007 елда Казанда офис ачтык”, - дип Россиядә PwC Идарә итүче партнеры Игорь Лотаков билгели.
Корпорациянең топ-менеджеры “әлеге обзорның потенциаль инвесторлар өчен файдалы инструмент булачак һәм Татарстан Республикасында бизнес алып барудан табыш һәм икътисади үсешен бәяләргә ярдәм итәчәк” дип ышана.
Инвесторның юл күрсәткече”н белгечләр берләшмәсе илгә һәм республикага дөнья брендларын җәлеп итү һәм инвестицион алга таба мавыктыруда эффектив инструмент булуын таныдылар.
Инвесторның юл күрсәткече белән ТР ИҮА сайтында танышырга мөмкин. http://tida.tatarstan.ru/file/old/news/_pwc_Tatarstan_RUS_A5_01-64_PRINT_spreads_small.pdf
Белешмә
PwC - PricewaterhouseCoopers International Limited глобаль челтәренә керүче фирманың профессиональ хезмәтен бирүче һәм үз хезмәтен күрсәтүче бренд. PwC глобаль челтәре 157 илдә 208 000 хезмәткәрләрен берләштерә, халыкара фирмалар челтәренең барлык табышы 2015 елда 35,4 млрд. доллар тәшкил итте.
Россиядә PwC аудит һәм бизнес-киңәшләр бирү өлкәсендә, шулай ук төрле компанияләргә салым һәм юридик хезмәтләр күрсәтә.
 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International