Татарстан өчен Төркия тәҗрибәсе, медицина һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә проектлар (Коджаэли)

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

15 октябрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Төркия эшлекле даирәләре белән эшлекле иртәнге аш кысаларында Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Искә төшерик, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасының делегациясе Төркия Республикасының Коджаэли провинциясенә эш визиты белән килде.
“Татарстан һәм Төркия күп төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итә. Без тагын бер тапкыр гади мисалда күрә алабыз. Минем иң яраткан пиджакка карагыз. Аны Төркия җитештерүчесе ясады – сыйфатлы, уңайлы кием. Шуңа күрә Төркия үсеш алган тукыма сәнәгате Татарстанда локализацияләү очрагында күп сатып алучыларны табачак”, - дип ТР Министрлар Кабинеты әгъзасы белдерде.
“Соңрак Татарстанда җитештерүне локализацияләү мәсьәләсе AYDIN ORME – тукыма сәнәгатенең гиганты җитәкчелеге белән очрашуда каралды”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе ассызыклады.
Иртәнге аш барышында Татарстан Республикасының Тюлячи муниципаль районы һәм Коджаэли провинциясенең Гебзе  муниципалитеты арасында ахирәтлек турында килешү, шулай ук Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгый палатасы һәм Коджаэли Сәнәгый палатасы арасында килешүгә кул куелды.
“Коджаэли провинциясе - чын сәнәгый хабы, төрле индустрияләрнең үзәге, әлбәттә, аларның тәҗрибәсе безнең инвестицион потенциалын үстерү өчен файдалы булачак.  Провинциянең 70% ТЭП сәнәгый җитештерүе тәшкил итә. Провинциядә якынча 300 сәнәгый оешма эшли һәм аларның 18 Төркиянең иң зур 100 оешмалар исемлегенә керә. Провинциядә 13 сәнәгый зона, 3 технопарк һәм 2 азатлы сәүдә зоналары бар.
Әлеге сәнәгый һәм инвестицион инфраструктура объектлары арасында резидентлар өчен көчле конкурентлык баруы кызык. Коджаэли халкының бу өлкәдә зур тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә без сәнәгый төрдәге булган Татарстан инвестицион мәйданнарның берсендә эшләү өчен Төркия идарә итүче компанияне чакыру мәсьәләсен карыйбыз”, - дип Талия Миңнуллина билгели.
Татарстан делегациясе шулай ук “Тургут Айдын Холдинг (ТА Холдинг)” җитәкчелеге белән очрашты, ул супермаркетлар, тукыма фабрикалары һәм “Мемориал” компаниясен – 11 медицина үзәген үз эченә ала.
“Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР ИҮА “Айдын” холдингына керүче “Мемориал” компаниясе катнашуы белән Казанда балалар өчен реабилитация үзәген булдыру өстендә эшлиләр. Визит барышында бу һәм башка бердәм проектлар буенча фикер алышынды”, - ТР ИҮА җитәкчесе әйтте.
Визит программасы кысаларында республика делегациясе “Челикэл” компаниясен карады, ул машина сәнәгате өчен төрле автокомпонентлар  җитештерә, һәм “Match4Industry Business Matching Event” халыкара конференция ачуында катнашты.

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International