ТР Инвестицион советы: 152 проект һәм ТР ИҮА инвестицион процессның яңа дәрәҗәгә күчүен башлап җибәрә

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының Инвестицион советы - Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләрне җәлеп итү мәсьәләләре буенча киңәшмә коллегиаль органы утырышы үтте.
Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы әзерләде, аның җитәкчесе Талия Миңнуллина төп доклад белән чыгыш ясады.
Утырышны ачканда Президент киңәшмә органының эшен тагын да практик дәрәҗәгә күчерергә кирәклеген билгеләде: бу максат белән 13 октябрьдә 2012 елның 5 июленнән № УП-538 “Татарстан Республикасының Инвестицион советын булдыру турында” ТР Президенты боерыгына үзгәртүләр кертелде. Мәсәлән, советның президиумы барлыкка киләчәк. Туры килүче нормаларны ТР ИҮА әзерли.
Яңалыклар турында Талия Миңнуллина сөйли:
“Президиумда 2 вазифасы булачак: дәүләт ярдәмен күрсәтү мөмкинлеген карау һәм тормышка ашыру өчен мәйданны сайлау максаты белән яңа инвестицион проектларның презентацияләрен тыңлау. Президиумның икенче вазифасы – Инвестицион агентлык дәрәҗәсендә инде тормышка ашырылучы проектларны төшерү мөмкинлеге булмаганда инвесторларның мәсьәләләрен карау”.
Инвестицион совет президиумының утырышы айга бер тапкыр үтә, аның составына 12 кеше керә.
Талия Миңнуллина Агентлыкның инвестицион проектлар турында мәгълүматны җыю һәм систематизацияләү (һәрберсенең суммасы 1 млн. доллардан да кимрәк түгел) турында сөйләде: мәгълүмат “бер тәрәзә”гә Татарстанның дәүләт органнары һәм муниципалитетлардан килде.

ТР ИҮА базасында - 152 проект.
“Республиканың министрлыклар һәм идарәлекләрдән 74 проект турында мәгълүмат алынды, лидерлар Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы – 50 проект, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  - 10. Муниципалитетлар 86 проект турында мәгълүмат бирделәр, 34 Казан, 17 – Түбән Кама районы, 14 – Алабуга районына карый дип Талия Миңнуллина билгеләде. 60,5% проектлар сәнәгый җитештерү өлкәсенә карый, 25,6% авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсенә керә дип ТР ИҮА җитәкчесе әйтте.
“Балалар өчен товарларны чыгару буенча җитештерү комплексы төзелеше Питрәч районында бара. Инвестицияләр күләме 563 млн. сум тәшкил итә, беренче этапта 8 млн. сум кертелде. Хәзер җирне рәсмиләштерү процессы бара. Балаларга ватан продукциясен сату 2016 елның азагында башланачак”, - дип Совет секретаре мисал итеп китерде.
“246,2 млрд. сум кертелгән инвестицияләр күләмендә 238,9 млрд хосусый акчалар булып тора, 1,9 млрд – бюджеттан”, - дип республика территориясендә тормышка ашырылучы проектлар турында Талия Миңнуллина әйтте.
Инвестицион идеяләр турында сөйләгәндә (алар проектлардан конкрет булмау һәм инвесторны әзләү кирәклеге белән аерыла), бездә 57 идея бар.
“Ә Балык бистәсе районында форель хуҗалыгын булдыру планлаштырыла. Инвестицияләрнең барлык күләме якынча 114 млн. сум. Бизнес-план булуы да мөһим. Әмма кайчан без форельне ашарбыз билгеле түгел, чөнки соинвестор әле юк. Шуңа күрә шул инвестицион идеяләрдән Агентлык мөмкин булачак инвесторлар белән эш итү өчен төрле телләрдә махсус брошюра әзерләде”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе әйтте.
 
Приоритет – локаль һәм чит инвесторлары белән эш итү
Владимир Грицких инвесторлар белән эш итү моделе турында сөйләде.
“Агентлык башкалардан клиентка - инвесторга иң якын булып тора, шуңа күрә башка катнашучылар базарда инвестицион тәкъдимнәрнең кайсылары кирәк булу турында ТР ИҮАның күзаллавына ориентлашырга тиеш. Төрү, мәгълүматлаштыру, маркетинг, инвестицияләрне җәлеп итү –бер “тәрәзә” буларак ТР ИҮАның өстенлеге булып тора”, - дип “Татарстан 2030” проектының офис җитәкчесе Владимир Грицких билгеләде.
Утырыш азагында Президент, Россия һәм чит ил компанияләре белән хезмәттәшлегенең мөһимлеген билгеләп, локаль инвесторлар белән эш итүнең мөһимлеген дә ассызыклады. “Кайчакта күпмиллиардлы проектлар турында сүз алып бару урынына 1 миллион кыйммәттәге мең проектны тормышка ашырырга яхшырак”, - дип Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Моннан башка, Инвестсовет рәисе ассызыклаганча, инвесторлар белән эшне үз юнәлешләре буенча һәр дәүләт органы һәм муниципалитет һәр көн алып барырга тиеш.
Шулай ук утырыш кысаларында Казан мэры Ильсур Метшин, ТР Икътисад министры Артем Здунов, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрның беренче урынбасары Сергей Демидов, ТР Эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча вәкиле Тимур Нагуманов һәм башка катнашучылар чыгыш ясады.

 ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International